Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш яхшырачак!

Һәрхәлдә астролог Василиса Володина шулай вәгъдә итә. Аеруча йолдызнамәнең өч билгесенә.2020 ел – кәбисә елы күпләр өчен авырлыклардан башланды. Финанс проблемалардан тыш, пандемия психологик уңайсызл...

Һәрхәлдә астролог Василиса Володина шулай вәгъдә итә. Аеруча йолдызнамәнең өч билгесенә.

ba3c856ad35afec95347ad08c7d4b3d9


2020 ел – кәбисә елы күпләр өчен авырлыклардан башланды. Финанс проблемалардан тыш, пандемия психологик уңайсызлыклар да бирде. Шөкер, авыр елның беренче яртысы тәмама, тормыш акрынлап җайлана бара.
Астролог тиздән эш эзләүчеләрнең яхшы эш табачагына, мәхәббәт көткәннәргә көчле хис-кичерешләр вәгъдә итә. Елның икенче яртысында йолдызнамәнең һәр билгесен яхшы үзгәрешләр көтә икән. Кемгәдер алар тиз арада үзен сиздерәчәк, кемгәдер соңрак киләчәк.
Ә менә йолдызнамәнең өч билгесенә 2-12 июльдә үк позитив үзгәрешләр килергә чамалый икән. Бу вакытта аларның барлык планнары тормышка ашмакчы. Җәй уртасында язмыш аларга зур бүләк ясамакчы. Кемнәр соң бу бәхетлеләр, дисезме? Алар – Игезәкләр, Арыслан һәм Кыз.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Tormish-yahshirachak-349559/

Комментарийлар