Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш кендеге

Атнаның дүртенче көне иде. Кичен, бик кызык кино карап утырганда, телевизорның сурәте югалды.

Әти кеше, диваннан торып, бала башы кадәр йодрыгы белән аны дөпе-дөпе төя башлады. Моңа әниләре дә, балалар да гаҗәпләнмәде, чөнки ике атна экраннан сурәт югала, һәм йорт хуҗасының физик көч куллануы тәэсирендә генә ул кабат урынына кайта иде. Кызганычка каршы, бу экзекуция бүген көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Әти кешенең йодрыгы свай каккан тавыш белән сәгатькә якын дөпелдәп торды. Ул телевизорның өстен дә, ян якларын да, яткырып астын да төйде. Маңгаеннан ногыт борчагыдай эре тир тамчылары акты. Нәтиҗәдә сурәт кенә түгел, тавыш та юкка чыкты. Телевизорның өсте кипкән агач кайрысы төсле бер кырдан авызын ачты.
Әти кешенең чырае күмер булды. Ул, бармакларын өстәл өстендә гармун уйнагандай биетеп, кара кайгыга чумды. Кичке аштан катгый рәвештә баш тартты. Әниләре һәм өч бала сүзсез генә капкаладылар.
Телевизор күрсәтмәгәч, барысы сәерсенеп калдылар. Утырыйм дисәң утырып булмый, эшлим дисәң, кул эшкә бармый. Әйтерсең лә, өйдән бөтенесен ятим калдырып олы мәет чыккан. Бу кичтә алардан да бәхетсез кеше юк иде.
Ир белән хатынны йокы алмады. Алар төне буе борсанлап, пошыргаланып чыктылар. Иртән чәй эчкәндә хатыны телгә килде:
— Ничә мәртәбә мастер чакырыйк, дидем мин сиңа! Колагыңа да элмәдең...
— Дәшмә! — диде тегесе ачу белән
һәм, ашый торган ризыгын калдырып, мастер чакырырга китте.
Кич эштән ул якты өметләр белән кайтты. Бүген күп серияле фильм башлана. Ләкин өйдәгеләрнең сүзсез генә төбәлүен күргәч, мастерның килмәгәнлеген аңлады, һәрберсенең күз каршында аны гаепләү һәм олы хәсрәт ярылып ята. Йорт хуҗасы, читлеккә ябылган кыргый җәнлек кебек, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә кереште. Йөреп арыгач, диванга барып ауды. Әмма чирек гомерен өстендә ятып уздырган диван табут кебек каты һәм тар иде. Ул тагын сикереп торды. Шулчак, кич утырырга дип, ирле-хатынлы ахирәт дуслары килеп керде. Бу олы куаныч булды. Әмма ләкин куаныч ун минут та дәвам итмәде. Кунаклар телевизорның эшләмәгәнен шундук сизенделәр. Залга узып, бер-берсенә мәгънәле карашкач, хатыны:
— Газны сүндерергә онытканмын! — дип сәбәп тапты.
Салган киемнәрен чөйдән эләктерделәр дә, йогышлы чирдән качкандай, чыгып йөгерделәр.
Өйдә тагын авыр тынлык урнашты. Беркем берни сөйләшмәде, чөнки сөйләшер сүз юк. Бу хәлне әти кеше белән балалардан да авыр кичерүче юк иде. Ул көнне әтиләре аягын юмыйча йокларга ятты. Шимбә көнне иртән тешләрен чистартмады, кырынмады. Төшлеккә тамактан калды. Ә мастер һаман күренмәде. Гомергә авызга алмаганны — йорт хуҗасы тәмәке тарта һәм учлап-учлап йөрәк дарулары суыра башлады. Барысының да йокысы качты.
Шимбә көнне тилмерешеп көтсәләр дә, мастер килмәде.
Якшәмбе көнне әти кешенең йөзенә сары коелды. Әле кырыкның өстенә генә чыккан ирне мондый кыяфәттә күрү ифрат та кызганыч иде. Әниләре белән балалар боегып калдылар, аларның йөзенә ятимлек шәүләсе иңде.
Мастер дүшәмбе көн кичкырын килде. Телевизор күрсәтә башлады. Диванга чалкан яткач, әти кешенең зәгъфран төсенә
кергән бит очлары алланып китте. Диван аккош мамыгыннан да йомшаграк иде. Зәңгәр экран яктысында йорт хуҗасының түгәрәк корсагы, иртәнге сыек томан белән эретелгән тау түбәседәй, сизелер-сизелмәс серле генә селкенергә кереште. Бу таныш манзара өйдәгеләрнең сынган күңелен элекке шат хәленә кайтарды. Барысы да җомга көнне башланган сериалның чираттагы сериясен карарга утырдылар. Алардан да бәхетле кеше юк иде.
 

Фоат САДРИЕВ.

 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар