Логотип «Мәйдан» журналы

Төрле чаклар була

Халәтемнең төрле чаклары бар,Тыныч кына торган мәле, ярсыганы.Сөенечтән күккә сикерер чаклар була,Үзәкләрне өзә кайчак кыен чагы... Хисләремнең төрле чаклары бар.Чайпалыплар моң түгелә, җырлар бу...

Халәтемнең төрле чаклары бар,
Тыныч кына торган мәле, ярсыганы.
Сөенечтән күккә сикерер чаклар була,
Үзәкләрне өзә кайчак кыен чагы...
 
Хисләремнең төрле чаклары бар.
Чайпалыплар моң түгелә, җырлар булып,
Я үкереп елар булам кайчакларда,
Түзә алмый, гел юкка да күңел тулып.
 
Күңелемнең төрле чаклары бар.
Үткәннәрем барлап, бик еш уйга калам.
Кичте баштан төрле хәлләр, балаларга
Матур тормыш язсын берүк, Раббым Аллам!
 
Нишләсәм дә, көйләсәм дә, көенсәм дә,
Сөенсәм дә сабый кебек бер дә юктан,
Үткән юллар тик минеке, ул елларда
Минем язмыш, минем хисләр, минем дөньям!
 

Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА


Фото: https://ru.freepik.com/photos/floral'>Floral фото создан(а) wirestock - ru.freepik.com

Комментарийлар