Логотип «Мәйдан» журналы

Төркиядә шагыйрь Зиннур Мансуровка олуг бүләк тапшырылды

Төркиянең Кастамону шәһәрендә узган төрки телле әдәби журналларның баш мөхәррирләре җыенында шагыйрь Зиннур Мансуровка олуг бүләк тапшырылды.Төркиянең Кастамону шәһәрендә төрки телле әдәби журналлар б...

Төркиянең Кастамону шәһәрендә узган төрки телле әдәби журналларның баш мөхәррирләре җыенында шагыйрь Зиннур Мансуровка олуг бүләк тапшырылды.
0506f7e99ccc886a2e2f977708283230_xl
Төркиянең Кастамону шәһәрендә төрки телле әдәби журналлар баш мөхәррирләренең чираттагы, IX конгрессы старт алды. Әлеге конгресс 2014 елда Казанда да үткәрелгән иде. Форумны оештыруда Ауразия Язучылар берлеге җитәкчесе, «Кардәш каләмнәр» әдәби журналының баш мөхәррире, язучы Якуб Өмәр углы зур тырышлык куйды.
Төркиядә уза торган конгрессны ачу тантанасында, Татарстанлылар өчен куанычлы вакыйга булды. Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров әлеге оешма тарафыннан «2018 ел шәхесе» дип аталды һәм лаеклы бүләк алды.
Билгеле булганча, Зиннур Мансуровны төрки әдәбиятта «Ел шәхесе» дип, узган ел Казакъстанның Төркестан каласында узган конгресс вакытында игълан иткән иделәр. Шушы вакыт аралыгында төрки телләрдә чыгучы күп кенә әдәби басмалар, Зиннур Мансуров хакында мәгълүмат туплап, аның тәрҗемәи хәле, иҗаты хакында язып, әсәрләрен үз телләренә тәрҗемә итеп, бастырып чыгардылар.
Сәламләү чыгышында Зиннур Мансуров оештыручыларга олуг рәхмәтен белдереп, төрки дөньяның, төрки әдәбиятның, чыннан да, зур көчкә ия булуын ассызыклап узды.
 
«Идел»журналы

Радик Сабиров

Автор фотосы
 

Комментарийлар