Логотип «Мәйдан» журналы

Төркиядә Рамазан аенда иң яратып ашала торган татлы ризык - кадаиф әзерлиләр

Төркиянең Диярбакыр кондитерлары Рамазан ае җитү белән җирле татлы ризык - кадаиф әзерли. Кадаиф - пәхләвәнең бер төре. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә. Кондитерлар кадаиф яратучыларның их...

Төркиянең Диярбакыр кондитерлары Рамазан ае җитү белән җирле татлы ризык - кадаиф әзерли. Кадаиф - пәхләвәнең бер төре. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.
 
Кондитерлар кадаиф яратучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, Рамазан ае башлангач, ике сменада эшлиләр. Бу татлы ризыкны Әнкара, Истанбул, Төркиянең башка провинцияләрендә дә күпләп сатып алалар, диелә әлеге хәбәрдә.
Кадаифны мичтә пешереләр һәм өстенә ширбәт агызалар. Әлеге ризыкны әзерләү өчен, пестә (фисташка), башка төрле чикләвекләр, сөт өсте һәм сыр кулланыла. Ул - Рамазан аенда иң киң таралган татлы ризыкларның берсе.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар