Логотип «Мәйдан» журналы

Төньяк циклон Татарстанда аномаль җылы һава торышын саклый

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 21 һәм 22 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава торышын тирән төньяк циклон билгеләячәк, республика аның җылы секторында булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр ит...


Сишәмбе һәм чәршәмбе, 21 һәм 22 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава торышын тирән төньяк циклон билгеләячәк, республика аның җылы секторында булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.




Иртәгә юеш кар булырга мөмкин. «Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, төбәктә шулай ук буран, көньяк-көнбатыштан көчле җил һәм бозлавык көтелә.


Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары нульдән 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булачак. Республиканың көньяк-көнбатышында җылырак, иң салкыны - төньяк-көнчыгышта булачак.


Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Синоптиклар фаразына караганда, көндез дә, төнлә дә һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.

 
Фото: Рамил Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар