Логотип «Мәйдан» журналы

Төнге кош

Төн уртасы. Бер кош сайрый –Нинди тамаша?!Уяндым да тыңлап ятамАчык тәрәзә аша.Юкка гына сайрамыйдыр,Бардыр кошның шатлыгы.Яшел төскә алмашынаСалкын кышның аклыгы.Төнге кошны танымадым,Сайраса да иркә...

Төн уртасы. Бер кош сайрый –
Нинди тамаша?!
Уяндым да тыңлап ятам
Ачык тәрәзә аша.
Юкка гына сайрамыйдыр,
Бардыр кошның шатлыгы.
Яшел төскә алмашына
Салкын кышның аклыгы.
Төнге кошны танымадым,
Сайраса да иркәләп.
Сандугач әле кайтмаган,
Сандугачка иртәрәк.
Төнлә сайраган кошчыкның
Моңы таңны уятыр.
Сызылып таң аткан чакта
Гамьсезләр йоклап ятар.
 

Галиәхмәт ШАҺИ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар