Логотип «Мәйдан» журналы

Төн карасы җиргә кагылганда

Төн карасы җиргә кагылганда,Тәрәзләргә утлар ягылганда,Кыяр-кыймас, тыяр-тыймас кынаСулыш ала бер моң минем җандаМинем янда – көн дә вакыт ага,Көн белән төн, чорлар алышына.Самәви моң, бер мосафир сым...

Төн карасы җиргә кагылганда,
Тәрәзләргә утлар ягылганда,
Кыяр-кыймас, тыяр-тыймас кына
Сулыш ала бер моң минем җанда

Минем янда – көн дә вакыт ага,
Көн белән төн, чорлар алышына.
Самәви моң, бер мосафир сыман,
Төнге тәрәзләргә шакып тора.Чорлар бәйләменнән түгелеп калган
Төсмерләрне җыя, сагышларны.
Үзәгемдә үксез бер моң яши –
Туар таңнарыма багышлавым –
Үткәннәрдән киләчәккә күчкән
Якты моңы кара туфрагымның.
Җир үзәген тырнап, хәтер җырлар,
Җыры тынгач, мин дә тукталырмын.
Ары китәр, киләчәккә җитәр,
Кемне бимазалар сагышлы моң?
Безнең гомер җирге ак моңнарның
Ак күкләргә канат кагышымы...
Хәтер тавышымы, тәрәзләргә
Якты утлар кабат ягылганда?
Төн пәрдәсе илгә ябылганда,
Якты бер моң көтә безне анда –
Барыбер бер атар яңа таңда.


Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Бүген талантлы шагыйрь, язучы, «Белла» халыкара әдәби премиясе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, «Мәйдан» журналының шигърият бүлеге мөхәррире Лилия Фаис кызы Гыйбадуллинаның туган көне!


Чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле озын гомер, иҗат уңышлары, куанычлар, сәламәтлек телибез.


 

Комментарийлар