Бер сәфәр икенчесенә сәбәп булырга да ихтимал икән. 2014 ел җәендә миңа Башкортостанның Туймазы районы Төмәнәк авылында шәҗәрә бәйрәмендә катнашырга насыйп булды. Анда Берләшкән Корольлекнең татар җәмгыяте рәисе Рамил Миңнуллин да бар иде. Якыннан танышып киткәч, киләсе елга Лондонга чакырсам, килерсезме? – диде ул. Шатлана-шатлана барам! – дидем мин. Һәм менә 2015 елның 25–30 июнь көннәрендә Лондон шәһәренә сәяхәт кылабыз. Максатыбыз – татар җәмгыяте оештыра торган Сабан туенда катнашу. Моны Аллаһның бер бүләге дип кабул иттем, чөнки үз гомеремдә әлеге илнең капкасын ачып керермен, шундагы тормышны якыннан күрермен дип уйлап караганым да юк иде. Визаны да алуы авыр, бик сөзеп кенә чыгаралар икән дип ишеткәнем бар иде үзе. Шатлыклы сәяхәтебез Казан халыкара аэропортыннан башланды. Җырчы Рөстәм Асаев, аның кызы – Казан музыка көллияте студенты Гөлназ Асаева һәм мин ерак сәфәргә җыендык. Казаннан Мәскәүгә очып бардык та, Домодедово аэропортыннан алагаем зур «Боинг – 747» очкычына кереп утырдык. Ике катлы, алты шассилы, дүрт моторлы һава корабы! Килеп кергәч тә шаккатмалы: берничә якка аерым «тыкрыклар» китә, рәт-рәт кәнәфиләр, җиһазлар тезелгән. Каршыңдагы кәнәфи артында телевизор көйләнгән, теләсәң музыка куй, йә кино кара. Душ белән бассейн да бардыр монда дип уйлап куясың. Мондый самолетка утырганым булмаганга, бик куәтле тәэсирләр алдым. Чып-чын һава корабы! Шушы очакта Мәскәү өлкәсе, Рига, Балтыйк диңгезе, Германия, Төньяк диңгезе өстеннән унбер чакрым биеклектә, сәгатенә 800 километр тизлек белән очтык. Аста болытлар гына. Сабый вакытымда безнең авыл өстеннән дә ап-ак эзләр калдырып реактив самолетлар очып үтә иде. Без андый чакта, күрше малае Фәнис белән:
– Самолет, утырт әле! – дип йөгерә торган идек. Менә насыйп булгач, утырдык. Лондонга очабыз! Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас. Өч сәгать ярым тирәсе вакыт узгач, халыкара «Хитроу» аэропортына килеп төштек. Лондон капкасын үткәндә, тамга хезмәте офицеры бик озак сорашты. «Татарстан кайда соң ул?» – ди. Без инглизчә белмибез, ул урысча аңламый, шулай итеп, сәфәребез максатын: «Калче фестиваль – Сабантуй», – дип, кайда инглизчә, кайда урысча, кайсысын ым-ишарәләр белән аңлатырга тырыштык. Рамил әфәнде җибәргән чакыруны да тәфсилләп карады паспорт хезмәткәре. Шуннан әллә безне сынарга теләп, әллә башка сәбәп белән: «Кайда узачак соң ул Сабан туе?» – ди офицерыбыз. «Ай донт ноу»дан гайрене әйтә алмадык. Әфәнденең каратут кыяфәтенә карап, универстетта укыган гарәпчәмне искә төшереп: «Сез гарәп түгелме?» – дип сорыйсы булдым. (Ичмаса, гарәпчә булса, ипилек-тозлык булса да пупалар идем, дим, үземчә). Юк шул, Пакыстан кешесе булып чыкты бу. Таһир исемле икән. Сез мөселманнармы? – ди. Әйе. Рамазанмы, дип авызына төртеп күрсәтә. Янәсе, ураза тотасызмы? Без мосафирлар бит, дигәч, шапылдатып мөһер сукты да, аэропорт трамваена утырып, шәһәргә чыгу юлын эзләп киттек. Анда инде безне Рамил Миңнуллин көтеп тора иде.
Рамилнең затлы машинасына утырып Лондонны күзәтәбез.
– Ә ни өчен соң, «томанлы Альбион» дип әйтәләр, мәсәлән, бүген томан юк ич, әле генә күктән төштек – һава да аяз иде? – дим кунакчыл хуҗабызга. Баксаң-күрсәң, хикмәт менә нәрсәдә икән: ХVIII–ХIХ гасырларда Лондонда бөтен йортларны да утын ягып җылытканнар. Шул заманда бөтен шәһәр өстен куе кара төтен урап ала торган булган. Әнә шул дәвердә «томанлы Альбион» дигән эпитет кереп киткән. Бүген хәл бөтенләй башкача: бөтен Лондонда мичләр ягу, каминнар куллану тыелган. Өеңдә камин булса да, яга алмыйсың, ул декоратив бизәк, интерьер матурлыгы өчен генә тора. Шәһәр кырыйларындагы кафеларда шашлык кыздыручы халыкларга гына ут ягу рөхсәт ителә. Димәк, хәзерге Лондонны «томансыз Альбион» дип атасаң да килешә икән!
Англиянең табигате тулаем Төркияне хәтерләтә. Пальмалар, эвкалипт агачлары, әллә нинди матур чәчәкле куаклар, розалар үсеп утыра. Каеннар да бар! «Урыс каены» дип шушы нәфис агачкайның яшәү ареалын тарайту дөрес түгел, билгеле. Япониядә ике ай яшәп кайткан улым Идел әйтүенчә, каен хәтта Россиядән күп еракта, Япон илендә дә, рәхәтләнеп үсә икән. Менә Мәскәүдән ике мең ярым чакрым арада Лондонда да күрдем нәфис агачларыбызны. Рамилләр үзләре Лондонның бер ягы – Вембли дигән тарафында яши. Алар апрель аеннан ук бакчага көйләгән чатырга чыгып йоклыйлар икән. Климат шундый мөмкинлек бирә. Лондонда элегрәк күп булып меңьяшәр имәннәр шаулап утырган. Ниндидер бер лордның тәкъдиме белән (карга оясы булып тора дип) аларны кисеп бетергәннәр. Рамилләр күршесендә яшәүче индус кешесе генә үз бакчасындагы имәнгә тидермәгән – саклап калган. Бик матур булып җәелеп үсеп утыра, кошлар кунып сайрый, күләгәсе әтрафны эсселектән саклый. Индус дигәннән, биредә инглизләрдән кала бүтән милләтләр дә күп яши: башларына кара чалма ураган индуслар, кара хидҗап бөркәнгән гарәп хатыннары, кара эшләпә астыннан ике чигәсенә берәр бөдрә толым салындырган яһүдләр, кычкырып-кычкырып сөйләшүче поляк, чех кешеләре, пакыстаннар, кара тәнлеләр, латышлар, литвалылар, төрекләр, кысык күзле вьетнам, корея халыклары һәм, әлбәттә инде, безнең руслар белән татарлар. Гарәпстан Англиядән ерак түгел, шуңа күрә гарәпләр, үзләрендәге эсселектән качып, биредә төпләнә икән. Хәлле, акчалы кешеләре генә. Ник дигәндә, Бөекбританиядә тормыш-көнкүреш һич тә арзан түгел. Берләшкән корольлеккә башлыча бизнес эше белән барып чыгалар һәм шунда төпләнеп тә калалар. Инглизләр йомык табигатьлерәк, бер дә ачылып китмиләр, дип зарлана милләттәшләребез. Альбионда «тамырланып» китүләре җиңел түгел, чөнки үз илеңдәге акчаңның өч нолен Англия кисеп ташларга мәҗбүр итә – тормыш кыйбат. Ут, су, газ кебек коммуналь түләүләр дә ярыйсы ук кесәгә суга, товар һәм хезмәтләр дә һич арзан түгел. Һәркем үз кәсебе белән көн күрә. Әйтик, урамнарда туңдырма сатучы хосусый эшмәкәрләр йөри. Төрле төсләргә бизәлгән чәчәкле-чучаклы фургон, ерактан ук музыка яңгыратып, кеше җәлеп итеп урам буйлап килә. Туктатучы табылса, йөртүче үзе үк сатучыга әйләнә: стаканга туңдырма салып бирә. Бер туңдырма 3 фунт-стерлинг (безнең акча белән 270 сум тирәсе) тора. Бездә ул акчага туңдырманы тартмасы белән алырга мөмкин икәнен аңлагансыздыр. Ләкин шунысы бар: боларныкы бик тәмле, чөнки өйдә җитештерелгән.
«Англия» исемле рус телендәге газет чыгып килә. Шуны актарганда, «русскоговорящие врачи» дигән игълан күреп алдым. Безнең эмигрантлар шулай бер-берсенә ярдәм итү, бизнесын, кәсебен, көнкүрешен файдалы һәм нәтиҗәле итү өчен булса кирәк, бер-берсен эзләп таба. Урыс, украин, татар, азәрбайҗан, үзбәк, латыш, эстоннар туганнар шикелле тату һәм ярдәмләшеп яшиләр. Россия белән элемтә тотмаска тырышучы инглизләргә шундый җавап диимме. Уртак Ватан читтә дә берләштерә икән шул…
Лондон – мәйдан ягыннан да бик олы шәһәр. Мәскәүгә кайтканда, нинди зур тизлек белән оча торган самолетыбыз да, иллюминаторлардан шәһәр өйләре күренми башлаганчы, 10 минут тирәсе очкандыр. Рәсми рәвештә башкалада 7 миллион кеше теркәлгән. Моннан тыш, бер миллион тирәсе турист. Алар көн буе Бигбен белән Парламентны, милли галерея, Британия музеен, Букингем сарае кебек истәлекле урыннарны, кибет, рестораннарны «камый», Трафальгар мәйданындагы арысланнарга атланып фотога төшә.
Тарихи биналарны исәпләмәгәндә, йортлар һәммәсе дә бер төрлерәк. Атаклы «Один дома» киносындагы сыман ике катлы, чирәп түбәле, ап-акка буялган тәрәзәле кызыл кирпеч өйләр. Әгәр син йорт салырга, ремонт үткәрергә ниятләсәң, проектың нәкъ теге йортлар рәвешендәгечә булырга тиеш. Аерылып, күзгә бәреп тормасын. Хет син Рокфеллердан да бай бул шунда! Лондонның архитектурасында төрле районнарда аз-маз гына үзенчәлек булса да, тулаем бер стиль саклана. Һәрхәлдә хакимият шул стильне нык саклый, шуны карусыз үтәүне таләп итә. Иң күп катлы йортлар биштән дә узмыйдыр. Күксөзәрләр (небоскреблар) бик аз, алары да үзәктә генә, әйткәнемчә, төзергә рөхсәт юк.
Өйләр, гадәттә, коттедж тибында. Бездәгечә биек коймалар бастыруның хаҗәте юк, күрәсең. 30– 40 сантиметр биеклектәге нәни койма гына. Бар да ап-ачык. Һәр өй алды башлыча «яшел киртә» – тәрбияләп кыркылган куаклар белән бизәлгән. Машина кую өчен, таш йә асфальт түшәлгән мәйданчык бар. Бу яктан алар берникадәр Кавказ шәһәрләрен хәтерләтә. Өй алларында җылы як агачлары: кокослар, ак хуш исле чәчәк атучы куаклар, купшы гөлләр, әллә ничә сорт гөлчәчәк, эвкалипт, каштаннар үсә. Инглизләр, гомумән, табигатькә якын булырга тырыша. Һәр өй артында бакча – кишәрлек бар. Анда, башлыча, үлән чәчелә, җәйлек өчен аш-су почмагы көйләнә. Төн буе ишек-тәрәзә ачык торса да, черки юк, саф һава сулап рәхәтләнеп йоклыйсың. Адым саен булмаса да, квартал саен парклар. Алар яшел алан сыманрак һәрьяклап уч төбендәгедәй күренеп тора. Полиция өчен дә уңайлы, төрле криминаль элементка да «кәсеп итәргә» урын калмый дигән сүз. Тын алырга уйлаган кеше яшел чирәм өстендә рәхәтләнеп ял итә. Волейбол йә футбол тибәме, сөйләшеп утырамы, ятып торамы, йоклыймы, чүпрәк җәеп китап укыймы – беркем бер сүз әйтми. Паркның кырый-кырыйларына гына биек агачлар утыртылган. Шунда ук балалар мәйданчыгы, төрле уен җиһазлары көйләнгән. Кайбер паркларда утрау-утрау сыман агачлыклар калдырылган. Шәһәр үзәгендә дә кеше басып торган җирендә утыра ала, таш бордюрларга, култыкса, бина эргәләренә, яшел бакчаларга, агачлыклардагы күләгәгә тезелешеп ашап-эчеп, китап укып утыру табигый санала. Үлән таптыйсың, килешми-фәлән диюче юк. Рәхим ит – махсус ятакларны арендага алып, хәтта кызыну мөмкинлеге дә тудырылган. Вембли районындагы паркта матур гына инеш бар. Агымны аркылыга сөзеп тору өчен, 10 метр саен бусага кебегрәк тимер рәшәткәләр урнаштырылган. Судан чүп-чар акканда, аны бөтен елганың буеннан-буена эзлисе түгел, әнә шул рәшәткәгә бөялгәнен генә җыеп аласың – гади дә, җайлы да! Паркларда тиеннәр кешедән курыкмыйча сикергәләп йөри, кулга килә, чикләвек-мазар алып барган булсаң, җилкәңә утырып сыйланырга да шикләнмиләр. Төлкеләр Англиядә, гомумән, мәче урынында. Алар да курыкмый, таң алдыннан, парклардан бигрәк, Лондон читендәге районнарга килеп, чүплекләрне актаралар, ит-сөяк эзлиләр икән. Моны белгән юмарт хуҗалар табыннан җыелган сөяк-санакны аларга махсус калдыра. Көлтә койрыклар кешегә тимиләр, үзләре сагаеп йөри, диделәр.
Лондонның тарихи үзәге искиткеч, әлбәттә. Урта гасыр Европа тарихына орынып, аның сулышын тойгандай буласың. Бигбен – Лондонның гына түгел, бөтен Берләшкән Корольлекнең символы. Ул «зур Бенжамин» дип тәрҗемә ителә. Трафальгар мәйданы, Букингем сарае, шул сарай каршындагы зур парк – барысы да туристларның хушын алырдай затлы, зәвыклы, зиннәтле. Тарихи паркта күл бар, ясалма сулык булса кирәк, чөнки тирән түгел. Анда киек казлар, күгәрченнәр, гагаралар, тиеннәр тереклек итә. Ярыйсы ук җылы булгач, кышын да очып китмиләр икән. Туристлар бәбкәләрен иярткән казларга, тиеннәргә тырыша-тырыша ипи ашата.
Британия музее янына барып чыккач, и-и-и, монда чират бик зур, керә алмый китәбез инде… – дип борчылган идек. Юкка икән: ул чират тиз бара булып чыкты. Янә дә мине музейга керүнең бушлай булуы, теләсә нәрсәне фотога төшерергә рөхсәт ителүе дә шаккатырды. Бер тиенсезгә музей эчендә иркенләп йөрисең, ошаган ядкярләрне фотога аласың. Ислам залын, Мисыр фиргавеннәрен, Буддизм, Төньяк халыклары күргәзмәләрен карап чыктык. Пасха утравыннан кайтарылган таш курчак янында фотога да төштек. Дәүләт гомумкешелек мирасын бушлай тәкъдим итә. «Кул белән тотма!», «Аягыңа бахил ки!» – дип, сәяхәтеңнең рәхәтен бетерүче дә юк. Кара, күр, укы, өйрән, зыян гына салма.
Бигбен белән Парламент кырыеннан агып узучы Темза елгасы төшкә кадәр шәһәр эченә таба акса, төштән соң агышын икенче якка үзгәртә, чөнки ул океан (Ла-Манш бугазы) белән тоташкан. Океан чигенеше шундый хикмәт китереп чыгара. Темзаның агышы куәтле, суы салкын һәм болганчык. 2010 елда ялгышлык белән бер кит баласы йөзеп кергән. Аны сакчыл карашлы британлылар, озын сөлге сыман махсус ятьмәләр белән корабка бәйләп, диңгезгә чыгарырга теләгәннәр. Әмма кайсыдыр эчке әгъзасына зыян килгән, сытыпмы-ничекме, кыскасы, мәхлук, үлгән, мескенкәй.
Инглизләр табигатькә бик тә сакчыл карашлы. Мине гаҗәпкә калдырган икенче факт, ул да булса, саф һава өчен җан атулары булды. Инде язып үткәнемчә, утын ягу, учак кабызуны тыйганнар. Күп машиналар электр белән эшли. Моннан тыш, иң чиста анлидед дип аталучы бензин һәм дизель ягулыгы кулланалар. Ул һавага зарарлы матдәләр дә, ачы-тәмсез ис тә чыгармый. Лондонның машина күп йөри торган урамыннан барганда да, тәрәзәңне ачсаң, чип-чиста урман һавасы гына сизәсең. Сабан туен да болында үткәрергә рөхсәт бирмәгәннәр, имеш, үләнгә күмер төшәргә мөмкин, ул көйдерә, ис чыга, тавышның кошларга зыян салуы ихтимал. Балык тотсалар да, аны кире җибәрәләр. Әйләнә-тирә табигатькә нинди мөкатдәс караш!
Милли бәйрәмебез чын мәгънәсендә дөнья буйлап канат җәя. Лондонда ул инде дүртенче ел уздырыла. Өч ел рәттән Рамил Миңнуллин үз хисабына үткәреп килгән. Быел (2015 елда) исә, Британия хөкүмәте грант биргән. Ләкин хөкүмәт кешеләренең: «Нәрсәгә кирәк соң Лондонда Сабан туе?» – дигән соравына озак җавап бирергә туры килгән. «Бу бәйрәм Бөекбритания татарлары өчен генә үткәрелми. Ул халыклар дуслыгы бәйрәменә әвереләчәк, чөнки аның ишекләре һәр милләт өчен ачык. Бигрәк тә яшьләргә тәрбия максатыннан кирәк ул. Урамда эшсез йөргәнче, наркотик кулланып җәмгыять таркатучы булып көн күргәнче, ел буе шушы бәйрәмнең берәр уенын үзләштерә тору да зур казаныш булыр иде бит!» – дип, Рамил әфәнде Берләшкән Корольлек түрәләренә саллы дәлилләрен китергән. Рамил әфәнде алга таба сабан туен Лондон үзәгендә – Трафальгар мәйданында үткәрергә ниятли икән, чөнки барлык башка халыкларның фестивальләре, әйтик, урысларның масленицасы, японнарның сакура бәйрәме шунда уза ди. Мондый милләт җанлы һәм хәлле егетебез булу, әлбәттә, сөенечле.
Лондонда Бөекбритания татарларының Сабан туе 27 июнь көнне узды. Лондонның иң атаклы саналучы уку йорты – ЮСЛ университеты ишегалдында көндезге 11гә барысы да әзер иде. 200ләп кунакның 100се татарлар булгандыр, калганнары Россиядән килгән төрки халыклар, руслар, Балтик буе милләтләре, кызыксынучан инглизләр. Дөрес, Британиядә ничә татар яшәгәнен исәпләүчеләр, төгәл саннар юк. Мәгәр, 500ләп милләттәшебез бардыр, диләр. Татарстан, Башкортстаннан гына түгел, дөньяның башка кыйтгаларыннан эш белән барып чыккан, шунда гаилә корып төпләнгән, соңгы елларда гына барып урнашкан кардәшләребез дә аз түгел. Ләкин шунысы хак: елдан-ел Лондон Сабан туе колач ала, ел саен яхшы якка үзгәрә бара. Киләсе елга юбилей елы – бишенче тапкыр бәйрәм итәләр.
Бәйрәм, рәсми рәвештә «Туган тел» җырын яңгыратып, Сабан туе әләмен күтәрүдән башланды. Чакырулы мөхтәрәм шәхесләр арасында Россиянең Бөек Британиядәге һәм Ирландиядәге илчесе Александр Яковенко, Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Таҗикстанның Британиядәге илчесе Эркин Касыймов һәм Үзбәкстанның Британиядәге илчесе Атабек Әкбәров чыгыш ясап, халыкны кайнар котладылар. Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Бөекбритания татарларына Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлавын укып узды.
Лондонның быелгы дүртенче Сабан туе Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Сабан туена җыелган тамашачылар шулай ук Россия рәссамнары эшләреннән гыйбарәт күргәзмәне дә тамаша кылдылар. Күргәзмәгә Россиядә әдәбият елы узу уңае белән күп кенә иҗат әһелләренең портретлары да куелган иде. Бу чараны оештыруда Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез, рәссам Ринат Курамшин һәм аның гаиләсе зур булышлык күрсәткән.
Милли җырларыбыз, сүзләребез белән Лондон тамашачысына туган җир җылысын, Олы илебез сәламен тапшырдык. Шунда яшәүче Регина Сәйдәшева, Лия Чанышеваларның җырлавы да мәйдан кунаклары тарафыннан хуплап каршы алынды. Лондонда эшләүче егет Айнур Янтурин башкорт биюен башкарды. Халык бик теләп концерт карады. Кара тәнле бер агай килеп татар музыкасы язылган дисклар бармы дип сорады. Сез башкарган җыр («Иртәдә генә торам») ни турында, аның исеме ничек, дип, япон кызлары миннән дә кызыксындылар. Сәнгать чын-чынлап дуслык илчесе шул.
Төрледән-төрле уеннарны оештыру шулай ук миңа – алып баручы Илдар Кыямовка йөкләнгән иде. Капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп узышуда балалар аеруча активлык күрсәтте. Эвелина исемле 12 яшьлек кыз, бөтен уеннарны көтеп алып, башкаларга үрнәк күрсәтеп торды дисәк тә ярый. Катыктан тәңкә эзләүдә дә аңа тиңнәр булмады. Бер-ике талпынудан булса да Эвелина тәңкәне тапты!
Сабан туеның таҗы, һичшиксез, көрәш. Көрәш Англиядә дә көрәш инде ул. Бил алышуны һәр җирдәгечә балалардан башладылар. Ветераннар арасындагы алышта Дарин Ричардсон дигән кеше беренче урын алды, Адам Линндок икенче урынга ия булды. Ә инде Сабан туеның баш батыры дип (үзләренчә әйтсәк, чампион шифф) Том Ричардсон дигән егет табылды.
Том – ветераннар көрәше җиңүчесе Дарин әфәнденең улы. Диңгез пехотасында хезмәт итә, үзбәк көрәшен яхшы белә, инде җай чыккач, безнең көрәшне дә үзләштергән. Баш батырга кыйммәтле сәгать һәм Универсиаданың көрәшчеләр медале бирелде. Аны пәһлеваннарның өчесенә дә Равил Әхмәтшин тапшырды. Көрәшнең баш хөкемдары Шотландиянең Глазго шәһәредә яшәүче рус егете Вадим Калганов. Ул, Уфага килеп, милли көрәшнең тәртипләрен ныклап өйрәнгән кеше. Бил алышучыларны эзләү кыштан ук башланган. Бөекбритания татарлары ассоциациясе рәисе Рамил Миңнуллин аларны бөтен ил буйлап эзләп, табып, танышып, аларга милли көрәшне аңлаткан дисклар, видеоматериаллар таратып чыккан. Методик ярдәмне кабул иткән батырлар, бөтен таләпләрне үтәп, милли көрәшебезне фәһемләп яратып өлгергәннәр, шуңа да гадел һәм матур көрәштеләр.
Көндезге аш вакыты җиткәч, кунаклар шунда ук пешерелгән тәмле пылау, пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәктән авыз итте. Бу тәгамнәрне арзан бәягә 5 фунт-стерлингка сатып алдылар. Алардан җыелган акчаны ассоциация рәисе Рамил Миңнуллин ел саен Казанга берәр интернат яисә балалар йортына хәйрия ярдәме итеп тапшыра. Британия дәүләте мондый изге гамәлләргә каршы түгел икән. 2015 елгы сабан туеннан 1130 фунт-стерлинг акча җыелды. Безнең акчага күчерсәк, ул 97050 сум тирәсе була. Шуны 100 000 тәңкә итеп түгәрәкләп, Рамил әфәнде Татарстан мохтаҗларына булышты. Татарстанның бер оешмасыннан да акча тотылмый, киресенчә, Сабан туенда җыелган хәйрия акчаларын Рамил әфәнде, үзе үк Татарстанга китереп, мохтаҗ балаларга, өлкәннәр йортына тапшыра. Мәсәлән, быелгы хәйрия акчаларына да ул, ураза аенда килеп, Кенәр балалар йортына спорт җиһазлары, гармун, язу-сызу әйберләре алып бирде, махсус табын корды. Хак Тәгалә саваплы гамәлен кабул кылсын! Рамил үзе Үзбәкстанда үскән. Егерме еллап Лондонда яши. Туризм өлкәсендә эшли, «Бизнес курьер» газетын гамәлгә куючы, җәмәгать эшлеклесе. Татар җанлы, Казанны ярата, матур гаиләсендә ике бала үсеп җиткәннәр. Улы Данияр Сабан туен инглизчә аңлатып барды, башка көннәрдә без – Казан кунакларына Лондонның тарихи урыннарын күрсәтеп йөрде. Хәтта шушы кызу эш өстендә дә Рамил әфәнде уразасын өзмәде. Оештыру эшләре белән әвәрә килеп чапты, булдырды, күп санлы мәсьәләләрне хәл итеп йөрде. Бәйрәм узып та китте, инде «Туган тел»не кабат яңгыратып, Рамил әфәнде Сабан туе байрагын төшерде. Бу мизгелдә күңелләрдә берләшү хисе, милли горурлык, Казан каласы, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчетен күз уңында тотып, татар икәнебезне уйлап куйдык. Нинди матур бәйрәмнәребез бар икән бит! Бусын тагы бер кат сөенеп үзебез уйлап куйсак, татар халкы сабантуйлы халык дип, бүтән милләтләр дә күңеленә беркеткәндер. Лондон халкы өйләренә шундый хисләр белән таралышты шикелле. Халыклар һәм милләтләр дуслыгын ныгытуда милли бәйрәмебез илче вазифасын үти. «Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап, их, урарга иде җир шарын!» – дип язуы белән галим Әнвәр Шәрипов мең мәртәбә хаклы!

P1050630

P1050633

P1050584

катык (1)


Комментарий язарга