Логотип «Мәйдан» журналы

Тольяттида татар һәвәскәр халык иҗатчыларының “Язлар моңы-2016” VI ачык шәһәр фестивале була

Тольятти шәһәре татарлар милли-мәдәни мохтарияты, әлеге шәһәрнең мәдәният департаменты ярдәме белән, үзенең 15 еллыгына багышлап, татар һәвәскәр халык иҗатчыларының “Язлар моңы-2016” VI ачык шәһәр фес...

Тольятти шәһәре татарлар милли-мәдәни мохтарияты, әлеге шәһәрнең мәдәният департаменты ярдәме белән, үзенең 15 еллыгына багышлап, татар һәвәскәр халык иҗатчыларының “Язлар моңы-2016” VI ачык шәһәр фестивален үткәрә.
4_3_5
Фестиваль татар һәвәскәр халык иҗатының милли-мәдәни традицияләрен саклау һәм популярлаштыруны, һәвәскәр артистлар һәм коллективларның иҗади үсешенә этәргеч бирүне, аларның аралашуына мохит булдыруны, балаларда, яшьләрдә һәм өлкәннәрдә милли музыка уен коралларына һәм татар халык иҗаты традицияләренә карата кызыксыну уятуны максат итә. Анда иҗат, гаилә коллективлары, җыр һәм музыка уен кораллары ансамбльләре, аерым башкаручылар катнаша ала. Фестивальнең “Уйнагыз, гармуннар” (татар көйләрен төрле музыка уен коралларында – баян, тальян, скрипка, дубра, курай, флейта, кубыз һ.б.да башкару), “Татарча бию” номинацияләрендә катнашучыларның яше чикләнмәгән. “Татар җыры” номинациясе исә 18-35 яшьлекләр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үткәрелә. Катнашучыларның чыгышларын Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать осталарыннан торган жюри бәяләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фестивальдә катнашуга гаризалар 18 мартка кадәр кабул ителә. Гала-концерт 26 мартка билгеләнгән. Бу хакта тулырак"Самара татарлары" сайтында белешергә була, биредә фестивальгә катнашуга заявка форасы, нигезләмәсе бирелгән.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар