Логотип «Мәйдан» журналы

Төлке күзе яисә “Ничек шулай?” (Хикәя)

Авылның тимер юлы буенда урнашуы бик уңайлы икән. Шәһәргә барып йөрергә җайлы, поезддан төшүгә син өеңдә. Бер рәхәтнең икенче михнәт яклары да бар шул. Кул сузым арадан куе катнаш урман башланып китә....

Авылның тимер юлы буенда урнашуы бик уңайлы икән. Шәһәргә барып йөрергә җайлы, поезддан төшүгә син өеңдә. Бер рәхәтнең икенче михнәт яклары да бар шул. Кул сузым арадан куе катнаш урман башланып китә. Шуңа, бик еш кына төлкеләр - чакырылмаган кунак монда.
Авылда төлке кермәгән хуҗалык калмады. Хәтта, көндезләрен дә урам буйлап рәхәтләнеп сәяхәт итәләр бит. Авыл халкы төлкене ничек кенә тотарга тырышмасын, нәтиҗәсе булмады, җанвар үз эшен эшләп тик йөрде. Зыян күрүчеләр авыл идарәсенә дә күп тапкырлар шалтыратып карадылар. Шулар арасында узган елны авыл очында, беркем дә яшәмәгән биләмә каршысында теплицасы, сарае белән ике катлы кирпеч йорт җиткерүче, утыз сигез яшьләр тирәсе булган Ринат гаиләсе дә бар. Гаилә башлыгы Ринат - газ өлкәсе хезмәткәре, ә хатыны Галия авылда кассир булып эшли.
Менә бүген дә төнлә Галиянең йокысын шул ук бер хәл – төлке мәсьәләсе качырды! Ул, ирен уятмаска тырышып, кроватыннан торды. Аяк очларына гына басып, аш бүлмәсенә атлады. Чигүле өрфия пәрдәләр читен сак кына этәреп, тәрәзә каршына килеп басты. Карашын төнге күккә төбәп, тулган ай сипкән нурларның бар җирне яктылыкка күмүенә сөенеп, сокланып торды. Бераз туңып китүен сизеп, урындыкта яткан мамык шәлен муенына япты. Башында бер уй, ничек чарасын табарга? Шул уйлары белән ул, шәленә төренеп, урындыкка килеп утырды. Өстәлдәге, аның инде өстәл китабына әйләнгән “Татар халык иҗаты – мәкальләр, әйтемнәр” китабы аны уйларыннан бүлде. Ул, үзен-үзе белештерми, китап битләрен әкрен генә актара-актара, укый башлады. Үз-үзенә:
– И, и, тапкыр да соң безнең татар халкы: һәрбер юлында акыллы, төпле фикер ята бит, дип сөйләнеп алды. – Менә бит, ире сатып алырга җыенган мылтык турында да, сак булырга өндәүче әйтем бар икән:
Астында беләк була,
Кабыргасында ияк була,
Өстендә күз була,
Үзе төз була.
Шушы юлларга күзен йөртеп чыгуы булды, кинәт ут сүнеп китте. Авылда еш кына утны алулары сәбәпле, Галия фонарен янәшә генә куя торган гадәт кертте. Тәрәз төбеннән фонарен, капшап, кулына алды. Яндырырга дип, үз-үзенә сөйләнә-сөйләнә, төймәсенә басты, бөтенләй, диярлек, яктыртмаучы фонарына тап булды.
«И, и, бигрәк пези лампасы яктылыгы да калмаган икән бит, сүрелгән ут яктылыгы гына монда! Болай булгач, фонарьны электрга да тоташтырып булмый инде, ә иртәгә бит караңгыда төлкене күзлисе бар! ». - дия-дия, йокы бүлмәсенә кереп, ятты. Борчылуыннан йокысы тәмам качкан иде.
Йокысыз төннәрдән иза чигеп, төлке һөҗүме югалтуларыннан гарык булган Галия, икенче көнне, иртән торуга, кышын тавыкларын асраган пыяла теплицага таба юнәлде. Яңа гына яуган йомшак кар өстендә тагын тавык каурыйларын, әкияттәгедәй хәйләкәр төлке эзләрен күргәч, тетрәнепләр куйды. Адымнарын тагын да тизләтеп, теплицага үтте. Тиз-тиз тавыкларын саный башлады: бер, ике, өч, дүрт, биш. Кат-кат санады: бер, ике, өч, дүрт, биш. Шунда гына тагын берсен югалтуы турында аңлап алды. Тагын берсе юк, болай барса, аның язга бер тавыгы да калмый түгелме соң? Шул уйлар белән ул өйенә кайтты.
Ачынуыннан, авыл җирлеге башлыгының телефонын җыйды. Озак көттереп тормый, чыбыкның икенче ягында, – Әйе сүзе ишетелде. Ул исәнләшергә дә онытып:
– Фәнил абый! Төлке бөтен тавыкларымның башына җитә бит инде, зинһар, ни булса да кылыгыз. Егерме биш тавыкның бишесе генә исән калды. Бүген төнлә тагын берсен алып чыгып киткән, хәерсез. Әнә, иртән үк җирдә каурыйлар, төлке эзләре... Озакламый, үзебезнең башыбызга җитә бугай инде! «Эх, тел – сөяксез. Гүя пычак. Телә генә йомычканы. Ялгыш, ашыгып та әйтеп җибәрдем, бугай? » Бу минутта Галия үзе белән ни буласын белми иде шул.
Фәнилгә авыл халкының бу фаҗигасенә тизрәк нокта куярга кирәк иде. Ул хатынны тизрәк тынычландырырга теләп:
– Ярый, бүген кич килермен. Бергә аулап карарбыз. Тынычланыгыз, дип трубкасын куйды. Галиянең: – Рәхмәт, рәхмәт, сүзләрен ул ишетмәде. Телефонын куеп, үзе дә белештерми. – Ура, коткаручы килә! Менә, ниһаять, атарлар аны, аллаһ боерса, котылырмын... Галиянең эченә җылылык йөгереп үткән кебек булды. Җаным тынычланыр микәнни? Тынычланыр, насыйп булсын...
Шул вакыт ул авылдашлары сөйләвен дә исенә төшерде. Үз-үзенә сөйләнеп йөри бирде.
– Төлке инде үрдәкләр башына җитә язган, – дип тә сөйләделәр. Күреп, куып җибәрергә генә өлгергәннәр.
Галия дә авылда төшеп калганнардан түгел анысы. Җитезлеге, мәрхәмәтле, һәркемгә ярдәмчел, уңган хуҗабикә булуы белән аерылып тора. Аларның егерме сутый бакчаларында эш җитәрлек. Тавыклар гына түгел алар әле кәҗә дә асрап яталар. Ике якның да әби-бабасын искә алып, коръән ашларын үткәрү җаен да табалар. Алар авылның тату гаиләләре рәтендә. Галия гәүдәсенең матурлыгына карап булса кирәк, “Сылу Галия”, – дип тә йөртәләр бит әле аны.
Кышкы буранлы кич тә туды. Авылда, кардан төшкән яктылыкны искә алмаганда, караңгылык патшасы хөкем сөрә. Каршыдагы баганың да яктысы юк, кичә, ут сүнгәч, лампочкасы янып чыккан, күрәсең. Кар бөртекләре куыша-куыша, бөтерелеп, нидер әйтергә теләгәндәй, әйләнгәлиләр. Сәер, шомлы тынлык бу кичтә... Шул тынлык пәрдәсен давыллы җил кубаргандай, әнә, ерак түгел генә күршеләренең йорт эте, чылбырыннан ычкынырга җитеп, ямьсез тавыш чыгарып, бертуктаусыз өрә дә, өрә. Күрше этенең өрүе юкка булмаган икән. Шул вакытта куш көпшәле мылтыгын кыстырып авыл җирлеге башлыгы килеп керде. Ул узган ел гына аучы таныклыгын алган иде. Җитәкче авылдашларының мөрәҗәгатен хәленнән килгәнчә үтәп, ярдәм күрсәтеп торырга тырыша.
– Хәерле кичләр булсын, авылдашлар! Мин килеп җиттем. Көндез йөрми бит ул – төлке, эшемне бетереп килдем инде.
Галия җитәкчене күрүгә киенә үк башлады.
Җитәкче:
– Юк, юк хатын-кызлар эше түгел бу, - диеп, туктатырга тырышып карады. Галиянең сүзе бер булды:
– Чыгам булгач чыгам, карап күзәтеп булса да торырмын, – дип, кабатлады.
Ә аннан соң йорт хуҗасына:
– Әйдә, Ринат киен... – Кагыйдә буенча, без бу эш белән шөгыльләнергә дә тиеш түгел, анысы. Чөнки кыргый җанварларны аулый торган оешма бар, алар ике йөз метрдан атырга хокуклы. Мин сезнең сорау буенча гына килдем инде, - диеп, акланып та алды кебек. Ринат та хатынын туктатырга теләп:
– Хатын-кыз эше түгел бу, син, хатын, өйдә кал. Без керүне көт шушында, дип, киенә-киенә әйтте.
Ә Галиянең сүзе бер булды:
– Юк, карап булса да, торырмын, сезнең белән чыгам булгач, чыгам. Мөмкинчелегем булсамы, мылтыгым булса, ул ерткычны әллә кайчан атып үтергән булыр идем инде.
Галиянең җавабы катгый яңгырады. Ире Галиясенә кире бәрелергә кыймый, йомшак кына итеп сүзен кабатлады:
– Юк инде, кал өйдә, кал. Суык та бит, - диеп, әйтеп тә куйды.
Ә ул:
– Ничек түзеп торыйм, ди, син нәрсә?
Җитәкче эшне тиз тотты:
– Әйдәгез. Тизрәк атсак, тизрәк өйгә кайтырмын, - диеп уйлап, урамга чыгып китте.
Алар өчәүләп, бер-бер артлы тезелеп, бакчага юл алдылар. Көндез ясаган тар сукмак аларны бакчаның агач коймасына кадәр алып барды. Инде шушы урында күзәтү почмагы булдырырга кирәк диеп, алар коймага терәлеп үк утырдылар. Тын гына янәшә утыра бирәләр. Авыл, ара-тирә эт өргән тавышларны исәпләмәгәндә, тыныч. Ишек алдында ут калдырмадылар, җитмәсә, кичә сүнеп, тоташтырылган йорт утын да сүндереп чыкканнар икән.
Бераздан, өши башлавын сизеп, Галия, йортка таба юнәлде. Болай да, хатынының ауга чыгуына каршы килгән ире, ярым пышылдап:
– Бар, инде, бар, өшисең. Кер өйгә, йә, көтеп тор шунда, йокласаң да була. Без ике мужик, башына җитәбез аның, менә күрерсең, дип шаяртып алу җаен да тапты.
Галия акрын гына йортка таба атлады. «Яктылык алиһәсе - ай да кара болытлар артына качырга өлгергән бит ! »
Селкенми генә, бераз утырганнан соң, ниһаять, сарай эчендә төлке күзләрен хәтерләткән ялтыравыклар күреп алдылар. Икесе дә бер аваздан:
– Ә, җанвар сарай артыннан керү җаен тапкан икән, дигән сүзләрне әйттеләр. Иң беренче кулларындагы фонарь белән яктыртып күзәттеләр. Бер-берсенә карап, акрын гына:
– Төлке дә кебек, юк та кебек, тагын бер тапкыр яктырып киткән нәрсәгә карап, Ринат:
– Әнә бит, төлке күзе ялтырый, үзе селкенә, тизрәк ат, хәзер тагын кача бит, – дип, җитәкчене ашыктырды. Авыл башлыгы, аның ашыктыруын көткәндәй, ныклап, төзәп, башта бер, аннан икенче тапкыр атып җибәрде...
Кышкы тынлыкны бозып, салкын һаваны урталай бүлеп, җан өшеткеч хатын-кыз тавышы ирләрне өнсез итте. Алар, үз-үзләрен белештерми, «ах-вах » килә-килә, абына-сөртенә, аткан табышлары янына, чабып килделәр. Хаталы, ашыгып ату икәнлеген аңлаган ирләр чарасызлыктан хатын гәүдәсенә иелделәр. Галиянең кулыннан, атылып, кан ага. Аның җәрәхәтле урынын шарф белән урап, машинага салып, хастаханәгә озаттылар.
Уйга чумган Ринат моңайган йөзле, күз кабаклары шешенгән, сүзсез калган кызы белән хастаханәнең реанимация бүлмәсе төбендә берничә көн керфек какмый хәлсез-нисез утырды. Аның җанын хатынының пышылдап кына әйткән сүзе телгәләде:
– Ничек шулай?
Берничә көн узгач табибның:
– Хатыныгыз тереләчәк, - дигән сүзләрен ишетү бәхетенә иреште. Әле көзен генә армия сафларына киткән улларына хәбәр итәргә җөрьәт итте. Ә үзе һаман эченнән:
– Ничек әле күкрәгенә тимәгән, - дип, иреннәрен кыймылдатып, пышылдый-пышылдый, җиңе белән күз яшьләрен сөрткәләде...
Берникадәр вакыттан соң Ринат койма -ярыгына аягы кысылып, җан фәрманга котылырга теләгән төлкегә юлыккан. Кулындагы сәнәге белән төлкенең башына җиткән икән.
... Ә ул кичне, Галия өйгә керә, уты начар янган фонарьны кулына ала. Йортның икенче ягыннан чыгып, сарайга кереп баса. туңмый, монда җылы, янәсе… Төлкене куркыта, имеш… Ә ирләргә мишень булырмын, – диеп, башына да китерми.
« Күрәчәк күзеңне яба», – ди халык. Үзе китаптан укыган мәкале дә хак икән...
 

Рушания ГЫЙЛӘҖЕВА


Фото: ok.ru

Комментарийлар