Логотип «Мәйдан» журналы

Төкү төкәм

Нәфыйкың әле дә булса маҗараларга очрап торган көне.

Нәфыйкың әле дә булса маҗараларга очрап торган көне. Теле дә тик тормый, өстәвенә, сакаулыгы да үзенә артык мәшәкать тудырып кына тора.
Көннәрдән бер көнне, гадәте буенча трай тибеп йөргәндә, әбисенә кунакка кайткан Лотфулла очрый моңа. Әбисенә күлмәклек материал алып кайткан икән дә, үз авылында тегүче таба алмагач, безнең авылга килеп чыккан.
Кунак Лотфулла яңа танышы белән сүз куерта, аның кем булып эшләве турында кызыксына.
– Кем булыйм инде, төкү текәм мин, – дип җавап бирә Нәфыйк.
Кунакка шул гына кирәк тә бит инде:
– Ярый алай булгач, иртәгә үк төшеп җитәрмен, – дип, Нәфыйкның өен белешеп, кайтып китә.
Икенче көнне әбисенә дигән күлмәклекне тотып килеп тә җитә.
– Йә, Нәфыйк, әйдә әле, машинаңны күрсәт. «Зингер» булса, шәп тегә инде ул...
Җавап таба алмыйча байтак кына басып торган Нәфыйк, ниhаять, өенә кереп китә. Бераздан чыга да:
– Менә минем машинам! Төкү төкәм мин, төкү, – дип, кулындагы чыбыркысын шартлатып күрсәтә...
 

Равил МОСТАФИН

 

Фото: https://club.foto.ru/gallery/photos/photo.php?photo_id=1765470(МИА)

 

 

«Мәйдан» № 10, 2022 ел

 

Комментарийлар