Логотип «Мәйдан» журналы

Тиздән Кыш бабай үз резиденцияләрен ача

Казаннан нибары 60 чакрым ераклыкта - Арча районының Яңа Кырлай авылында “Кыш Бабай һәм Кар кызы резиденциясе” ишекләрен ача. Быел әкияти дөньяга чумарга теләүчеләр өчен ул 5 декабрьдә эшли башлаячак....

Казаннан нибары 60 чакрым ераклыкта - Арча районының Яңа Кырлай авылында “Кыш Бабай һәм Кар кызы резиденциясе” ишекләрен ача. Быел әкияти дөньяга чумарга теләүчеләр өчен ул 5 декабрьдә эшли башлаячак.
IMG_0419
Татар Кыш бабае, Убырлы карчык һәм Шүрәле Арча районында балаларны, әти-әниләрне көтеп кала. Анда төрле кышкы уеннар, викториналар белән аралаштырып барган Яңа ел программасы әзерләнә.
Кыш Бабай өенә барып җиткәнче, кунакларга төрле маҗаралар кичерергә туры киләчәк. Юлда әкият геройлары биюләр белән каршы алачак, башваткычлар, төрле җиңелчә уеннар белән кунакларны резиденциягә хәтле озата барачак.
Резиденциядә Кыш бабай һәм Кар кызы каршы ала. Балалар алар белән танышып, аралашып, Яңа елга бүләкләр сорый ала.
Күңел ачу программасы рус телендә бара, кунаклар теләген искә алып, татар телендә дә алып бару мөмкинлеге бар. Кыш бабай белән очрашуга алдан язылып кую мөһим. Язылу өчен сылтама http://www.tatar-moroz.ru/ru/modules-positions.html?view=ckforms&id=1
Чаралар 25 гыйнварга хәтле дәвам итәчәк.

Комментарийлар