Логотип «Мәйдан» журналы

Тирән серләр

Ни-нәрсә безнең яшәешҗемелдәгән Галәмдә?Кәеф, Сөю вә Үлемнәнюгарырак ни мәгънә? Ни-нәрсә канат үстерә:нинди дәртләр, хыяллар?Мәңгелеккә кай юллар?Хакыйкатьнең бердәнбере –Матурлык – бәхет өмете.....

Ни-нәрсә безнең яшәеш
җемелдәгән Галәмдә?
Кәеф, Сөю вә Үлемнән
югарырак ни мәгънә?
 
Ни-нәрсә канат үстерә:
нинди дәртләр, хыяллар?
Мәңгелеккә кай юллар?
Хакыйкатьнең бердәнбере –
Матурлык – бәхет өмете...
Кайда матурлык сере?
 
Җылы Әнкә – Җир-планета.
Йөзеге бар, кашы юк...
Телгәләнгән язмышларның
ахыры юк, башы юк...


Ибраһим БИЕКТАУЛЫ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар