Логотип «Мәйдан» журналы

Тинчуринлылар Татарстанда беренче мәртәбә абсурд комедиясен -“Шашкан бабай”ны күрсәтергә җыена

10, 18, 26 февраль көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры елның беренче премьерасын - Славомир Мрожекның «Кароль» әсәре буенча «Шашкан бабай» спектаклен тәкъдим итә.Сла...

10, 18, 26 февраль көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры елның беренче премьерасын - Славомир Мрожекның «Кароль» әсәре буенча «Шашкан бабай» спектаклен тәкъдим итә.
ded
Славомир Мрожек (29.06.1930-15.08.2013) - поляк язучысы, драматург, эссеист, рәссам. 1950 ел азагында драматургиягә килә һәм 1958 елда аның «Полиция» исемле беренче пьесасы дөнья күрә. Аннан ул «Петр О'Хейяның газабы» (1959), «Күркә» (1960), «Ачык диңгездә» (1961) һ.б. әсәрләрен иҗат итә. 1961 елда яшь поляк драматургы Славомир Мрожек «Кароль» пьесасын яза. «Кароль» - беркайчан да үз кыйммәтен җуймаучы, заманга аваздаш әсәрләрнең берсе. Абсурд әдәбиятының күренекле вәкиле буларак, С.Мрожек үзен, тормыш чынбарлыгын гротеск һәм күпертү аша чагылдыра белүче үзенчәлекле талант иясе итеп танытты. Әсәрдә урын алган абсурд вакыйгалар гадәттән тыш тоела һәм шуның белән ул тамашачыны үзенә җәлеп итә. Нәтиҗәдә, комедия драмага әйләнә. Монда аптырарлык берни дә юк. Чөнки тормышта һәрвакыт шулай: элек абсурд саналган әйберләр бүген инде гадәти хәлгә, ә элек табигый булган нәрсәләр бүген исә, киресенчә, абсурдка әйләнә.
«Шашкан бабай» спектакле яшьләргә һәм фикерли белүче тамашачыларга исәпләнгән. Әлеге тере, динамикага корылган спектакль тәнәфессез бара һәм абсурд комедиясе Татарстанда беренче мәртәбә куела.
Славомир Мрожекның аерым бер чорга, заманга бәйле булмаган “Кароль” абсурд комедиясен «Шашкан бабай» исеме белән татар сәхнәсенә куйган режиссер, сценография һәм музыкаль бизәлеш авторы - РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин, хореограф - Никита Жестков, видеокүренешләр буенча режиссер - Александра Сенчукова, видеооператор- Олег Семченко. Спектакльдә катнашалар: Зөлфәт Закиров, Салават Хәбибуллин, Алмаз Фәтхуллин, Камилә Галиева.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар