Логотип «Мәйдан» журналы

Тикшерү барышында начар сыйфатлы каймаклар ачыкланган

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе уздырган тикшерү барышында Казанның сәүдә нокталарында алынган каймак үрнәкләренең өчтән бере сәламәтлек өчен куркыныч дип табылган.Аларның 33 проценты сыйфаты ягыннан т...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе уздырган тикшерү барышында Казанның сәүдә нокталарында алынган каймак үрнәкләренең өчтән бере сәламәтлек өчен куркыныч дип табылган.

297856


Аларның 33 проценты сыйфаты ягыннан түбән булуы ачыкланган. Аларда үсемлек майлары табылган, шулай ук белгечләр тәме, исе ягыннан да тайпылышлар тойган. Өч каймак үрнәгендә эчәк таякчыгы төркеме бактерияләре, күгәрек билгеләре табылган.


Инспекциядә министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре катнашында 10 төрле каймак үрнәге сынап каралды. Дегустация алдыннан инспекциянең Эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге башлыгы Розалия Арсланова билгеләп узганча, Татарстан җитештерүчеләре продукциясендә куелган таләпләрдән тайпылышлар ачыкланмаган. Сыйфаты шикле булган каймак Россия төбәкләреннән китерелә.


Дегустация нәтиҗәләре буенча, “Яшел Үзән сөт-эшкәртү комбинаты” АҖнең “Очень важная корова” сәүдә маркасы каймагы 8,75 балл белән беренче урынга чыккан. “Воронеж” сөт комбинаты” ААҖнең “Вкуснотеево” маркасы каймагы 8,73 балл белән икенче урында. “Просто молоко” Идарәче компаниясе ҖЧҖ Казан сөт комбинатының “Просто” маркасы каймагы өченче урынга билгеләнгән. Алга таба урыннар түбәндәгечә тәртиптә: "Снеда", "Ядринмолоко", “Домик в деревне", "Простоквашино, “Альпийская коровка" каймак продукты, "Лакомо", "Заволжский" маркасы каймаклары, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Комментарийлар