Логотип «Мәйдан» журналы

Тезләрегез сызлап җәфаланасызмы?

Шифалы төнәтмә әзерләгез. Аның башка бик күп авыруларга да файдасы тия.Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебезгә ясарга да мөмкин.Моның өчен йөзьяшәр (алоэ) гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы...

Шифалы төнәтмә әзерләгез. Аның башка бик күп авыруларга да файдасы тия.





Һәрвакыт ярдәме тия торган төнәтмәне үзебезгә ясарга да мөмкин.
Моның өчен йөзьяшәр (алоэ) гөленең яфрагын (алдан бер атна чамасы су сипмәскә), уртача зурлыктагы ачы кызыл борычны, бер аш кашыгы кипкән канлы үләнне (чистотел) ваклап турарга кирәк. Шуңа ярты литр аракы кушарга һәм ун көнгә караңгы салкынча урынга куеп торырга.


Арытаба төнәтмәне суыткычта сакларга.
Әлеге төнәтмәне салкын тигәндә, невралгия булганда авырткан урыннарга, пешкән урынга, томау һәм гайморит булганда танау тирәсенә, шешкән, чабырткан урыннарга, биттәге сыткыларга, баш тиресе майлы булганда чәч тамырына сөртергә мөмкин.


Шулай ук, төнгә тезләр, аяк балтырлары сызлаган чакта уынырга киңәш ителә.




Автор: Зөлфия Фәтхетдинова



Фото: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-10-19/tezl-regez-syzlap-falanasyzmy-2552722


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-10-19/tezl-regez-syzlap-falanasyzmy-2552722

 





Комментарийлар