Логотип «Мәйдан» журналы

Тәрәзәгә таң шәүләсе төште

Тәрәзәгә таң шәүләсе төште,Вакытларга юк шул киртәләр.Йорт саен таң туктала-тукталаТелидер хәерле иртәләр. Кайчан гына әле,Кайчан гынаКунак итте безне балачак.Бүгенге көнебез, балачактайБер хатир...

Тәрәзәгә таң шәүләсе төште,
Вакытларга юк шул киртәләр.
Йорт саен таң туктала-туктала
Телидер хәерле иртәләр.
 
Кайчан гына әле,
Кайчан гына
Кунак итте безне балачак.
Бүгенге көнебез, балачактай
Бер хатирә булып калачак.
 
Кайчан гына әле,
Кайчан дөнья,
Күзен йомып кеше кайгысына,
Сыеныплар төннең кочагына
Киткән иде татлы йокысына...
 
Кайчан гына әле,
Кайчан гына
Күңел көнгә сөенеп туймады.
Төннәр җиткән...
Әйтерсең лә вакыт
Безнең белән качыш уйнады.
 

Илзирә ВӘЛИУЛЛИНА


Фото: Алмаз Мәһәдиев 



«Мәйдан» № 12, 2022 ел



Комментарийлар