Логотип «Мәйдан» журналы

Тере даһи булсаң

Язучылар берлеге коридорына бер төркем әдип җыелган (1975 ел). Башын аксакалларча кыңгыр салып, бер җилкәсен фәлсәфи кыегайта төшеп, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сөйли:– Да-а-а, җәмәгать! Үз күзләрем бел...

Язучылар берлеге коридорына бер төркем әдип җыелган (1975 ел). Башын аксакалларча кыңгыр салып, бер җилкәсен фәлсәфи кыегайта төшеп, шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов сөйли:
– Да-а-а, җәмәгать! Үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмаган булыр идем. Чынлап та, хәйран тамаша икән ул КамАЗ дигәнең. Бер цехында гына да тугыз мең кеше эшли бит. Андагы төгәллек! Төшке ашка звонок булуга, өч мең эшче уң якка, өч меңе сул якка чыга. Ике якта да зур-зур ашханәләр. Шулай итеп, тугыз мең эшче унбиш минут эчендә ашап та өлгерә.
«Кых!» итеп куйды борын эченнән Хәсән Сарьян һәм чүкелгән җиз тавыш белән Мөдәррисне бүлдерде:
– Өч меңе сул якка, өч меңе уң якка, дисеңме әле?
– Кирәк бит, җәмәгать. Тугыз мең эшчене берьюлы тиз генә ашатып чыгарырга нинди өлгерлек кирәк. Хәйран-тамаша икән анда! Звонок булуга... Өч меңе сул якка, өч меңе уң якка...
Хәсән Сарьянның өч тармаклы маңгай җыерчыгына тагын берәү килеп кушылды. Кырыс тавыш янә кабатланды:
– Калган өч меңе кая китә соң?!
– Үз күзең белән күрмичә, болай гына аңлатып булмый аны, егетләр! – дип, Мөдәррис тәмәке төтенен һәммәсенә дә тигез өрде. – Тугыз мең кешене сәгать механизмы кебек төгәллектә ашатып кара әле син! Өч меңе уң якка, өч меңе сул якка...
Мөдәррис Әгъләмовның бик ышанычлы әйтүенә карап, сул якка чыккан өч мең эшчегә уң якка чыккан өч мең эшчене кушкач, һичшиксез, тугыз мең була икәненә ышана язган иде инде башка әдипләр. Тик менә...
Тагын «кых!» итеп куйды бит әле Хәсән Сарьян. Маңгае белән борыны кушылган турыга күзлек ырмавын сыңар бармагы белән батырды да Мөдәрриснең җиңеннән ачу белән тартты:
– Калган өч мең эшче кая китә соң? – дим.
Мөдәрриснең фәрештәдәй җиңел гәүдәсе чайкалып куйды, һәм ул, яңа гына күргәндәй, Сарьянга аптырап карады:
– Бәй, син Сократның моннан өч мең ел элек туганын белми идеңмени? Үзең, китапханәм бар, дип мактанасың. «Сократ» дип, урыслар гына яза аны. Дөресе – Сукыр Ат. Моны белергә кирәк, җәмәгать! Мин аның дачасында ял иткән чакта...
– Юк, мин синнән теге өч мең эшче турында сорыйм! – диде Сарьян, өзгәләнеп.
Шулвакыт коридорда Белинский йөреше белән Мансур Вәлиев күренде. Иелеп, ул белдерү ябыштыра башлады. Игъланга «Бездә әдәбият бармы?» дип язылган иде.
КамАЗны барып күрмәгән мокытлар белән гәпләшүнең кызыксыз икәнен аңлап алган Мөдәррис дәррәү кузгалды.
– Югары очка кем бара, җәмәгать?
– Анда нәрсә бар соң? – диде Зөлфәт.
– «Дуслык»та бер сум егерме биш тиенлек әсәр саталар. Проза жанрыннан.
– Киттек! – диде Зөлфәт.
Коридордан, эре бөдрәләрен югары чөеп, драматургларча бәхетле елмаеп килүче Туфан Миңнуллин, читкә тайпылып, аларга чак юл сабып өлгерде.
– Да-а, малай, тере даһи булу кыен икән, – диде Мөдәррис. – Кая барсаң да таныйлар. Трамвайга килеп керәсең – пышылдау китә.
– Мин ни өчен җәяү йөри дип беләсең... – диде Зөлфәт.
– Да, малай, соңгарак калдык бугай без, – диде Мөдәррис.
– Нишләп, «Дуслык» кафесы әбәтсез эшли ич, – диде Зөлфәт.
Мөдәррис олпат карашын еракка төбәгән иде:
– Соңгардык... Тукай яшендә китәсе калган бу дөньядан, – дип, ул юка күкрәген тотып ютәлләп алды.
– Ә... аны әйтәсеңмени?! Мин үзем Пушкин яшен көтәм әле, – диде Зөлфәт.
Егерменче гасырның ике гиганты, шулай сөйләшә-сөйләшә, үзәк урамнан югары очка производство романы эчәргә дип менеп киттеләр.
 
Өйне басканнар
Шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Язучылар берлегенә килеп, Мансур Шиһапов кабинетына керә.
– Нигә бик кәефсез күренәсең? Чыраең да агарып киткән, гомер булмаганны, – дип каршы ала аны Шиһапов.
– Өченчекөн... Өрәңге яфрагы калынлыгындагы китабыңны бүләк иткән идең бит...
– Әллә укып та чыктыңмы?!
– Өлгереп булмады шул... Фатирны басканнар...
– Китчәле! Әйбер-караңа тимәгәннәрме?
– Шул инде... Синең китабың аркасында... Тәрәзәне ватып кергәннәр дә... Өстәлдә генә тора иде китабың...
– Бер минем китапны гына алганнармыни?! Тиражы аз шул аның, кибетләрдән табып булмый, –дип, Шиһапов канәгать елмая. – Бүтән нәрсәләреңә кагылмаганнардыр бит, алай булгач?..
– Вак-төякләрдән... магнитофон да телевизор кебек нәрсәләрне эләктереп чыкканнар инде, синең китапка ияртеп…
 
Талант иясе
Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов драматург Ркаил Зәйдулланы якты чырай белән, кочак җәеп каршы ала.
– Укыдым яңа пьесаңны. Шәп! Шәп дию генә дә аз, гениально язгансың. Вампиловтан соң драматургиягә мондый әсәр биргән кеше юк иде әле. Молодец! Беркем яза алмаганны башкарып чыккансың, парин!
Ркаил Зәйдулланың бу кадәр мактаудан калак сөякләре турысында рәхәт тир бәреп чыга. Тир бөртекләре, уйсу аркасына җыелып, умыртка баганасын кытыклап, аска таба йөгерешә башлый.
– Шушындый югарылыктагы пьеса күптән кирәк иде безгә, – дип дәвам итә сүзен баш режиссер. – Ишекле-түрле йөреп укыдым, парин, төне буе йоклый алмадым. Ул – андагы персонаж теле, ул – андагы вакыйгалар куелыгы, ул – андагы фикер тыгызлыгы!
Ркаил Зәйдулланың бөтен тәне изрәп камыр була бара. Күкрәген киеребрәк куя. Шигырь-мигырь язып йөргән замандаш каләмдәшләрен берәм-берәм күз алдыннан чигерә башлый. Күрегез абзагызны! Минем алкышларга коенып, сәхнәдә басып торганны ничегрәк кичерерсез икән, мокыткайларым?!
Театр бинасыннан тәмам иләсләнеп, башы әйләнеп чыккан Ркаил Зәйдулла бераз киткәч туктап кала... Нәрсә булды соң әле бу? Мактады-мактады да баш режиссер, чөйде-чөйде дә...
– Әй шәп тә язгансың, бөек әсәр! Тик кызганыч, моны безнең артистлар уйный алмаячак шул, их, көче җитмәячәк безнең театрның! – дип, режиссер, күкрәген төя-төя, нәүмиз күз яшьләрен сөртеп алды да, култыклап, Ркаил Зәйдулланы ишеккә кадәр китереп, аркасыннан яратып сөя-сөя озатып калды.
«Пьесаңны куймыйбыз» дигән сүз булып чыкты түгелме соң бу?! Ркаил Зәйдулла, сөзеп аударырга җыенган мәрмәр маңгайлы үгез кебек, театр бинасына таба борылды.
Биек баскычта торган баш режиссер аңа, елмаеп, кул болгады:
– Бөек талант син, Ркаил!
Аның бу сүзләре Ркаил Зәйдуллага «Бүтәннәр шикелле, слабыйрак язарга кирәк, туган!» булып иштелде.
 
Язгы кыз
Казан халкы Идел ярына боз китү тамашасын карарга җыелган. Илдар Юзеев күрә: теге... яшь шагыйрь юан гына кызны култыклап йөри. Кыздан бер карыш тәбәнәклеген сиздермәс өчен, башны артка каерыбрак тота. Кыланчыклыгы йөзенә чыккан.
Бераздан ул Илдар Юзеевны күреп ала. Юан булса да, үтә чибәр кызын таныштырырга дип алып килә. Билсез кызның шулай нәзакәтләнеп, билле кызларча җитез-җиңел хәрәкәтләр ясавын Илдар Юзеев гаҗәпләнеп күзәтә. Гадәттә, ике шагыйрь очрашып үз зарларын сөйләшә башласа, янәшәдәге хатын-кыз онытыла. Болар да кызның юкка чыкканын бераздан гына сизенәләр. Карасалар, яр буенда, чытлыкланып, чит-ят егетләр белән авызга-авыз чөкердәшә безнең юанкай. Көнләшүдән иреннәре калтырый башлаган яшь шагыйрьнең колагына иелеп, Илдар Юзеев болай дип пышылдый:
– Язгы кыз ястык калынлыгы булса да ышанма, көзге кыз көзге калынлыгы булса да ышан...
 

Марсель ГАЛИЕВ


Фото: социаль челтәрләрдән



«Мәйдан» №9, 2021 ел.

 

Комментарийлар