Логотип «Мәйдан» журналы

Тәнкыйтьче, прозаик, шагыйрь Фаяз Дунай (1936 – 2007) тууына 85 ел

Фаяз Дунай (Фәсих Хисматуллин) – тәнкыйтьче, прозаик, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1936 елның 15 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Алпар авылында туган. Чаллыда гомер кичергән. 2007 елның 22 маенда вафат булган. Тууына 85 ел.

Таң егете
Таң бизәгәндә офыкны
Ал тасмалары белән,
Төн кунагы – көмеш чыкны
Бәллү иткәндә үлән,
 
Бормалы инеш өстендә
Җәйгәндә томан канат,
Кубыз чиертәсең көн дә
Ар яланнарга карап.
 
Ник алай иртә торасың?
Ник алай ашыгасың?
Инешкә суга дип килгән
Кызыкай каршына син
 
Чыгасыңмы әллә иртүк
Өзелеп сагынганга?
Күрешәсезме таң кошы
Канатын кагынганда?
 
Таң ботагында сандугач
Сайрады моңлы гына.
Көтүче егет, елмаеп,
Җавабын бирде миңа:
 
– Күңел шат, кояш нурларын
Аланда каршыласам.
Рәнҗер сыман малларым
Кояштан соңга калсам.
 
Юк, кызый төшми таң белән
Инешкә су алырга.
Ап-ак чиләкләрен тотып,
Килә сыер саварга…
 
...Сандугач һаман моңлана,
Тургай канат кагына.
Ашкынып атлый бүз егет
Сусыл җәйләү ягына.
 
Вакытмы хуҗасы дөньяның?
Гаҗәп бу вакытның законы:
тууга
һәр минут якынайта
үләсе көнеңне.
Айлары тоташа елларга,
Еллары
саныйлар гомереңне.
Саныйлар…
Вакыт – шәп бухгалтер,
ялгышмый, һай, зирәк,
ай, оста!
Сорама –
Бер секунд бирмәс ул
бурычка.
Ә гомер
кыска бит, әй, кыска!
Гаҗәп бу Вакытның кодрәте:
баш ими
гаскәргә, законга, хакимгә.
Дөньяга, әйтерсең, ул хуҗа,
ул – алла! –
Буйсынмый беркемгә!
Кайчакта халыкны елатып,
Даһины озата кабергә
чатнама суыкта.
Беравык ил тора тукталып,
ә Вакыт – бер генә минут та!
Катгый шул Вакытның кануны:
«Берни юк,
беркем юк
Мәңгелек бу Җирдә».
Күп еллар уйлыйлар шул хакта
күп илдә.
Китаплар укыйлар,
зур томнар.
Ачышлар калдырган Архимед,
Галилей, Коперник,
Ньютоннар…
Вакытмы хуҗасы дөньяның? –
Юк икән!
Дөньяның хуҗасы
ул – КЕШЕ АКЫЛЫ!
Вакытка баш ими бу Акыл!
Һәм уза гасырлар аркылы.
Үз сүзен сүз итеп
мизгелдә
мәңгегә өзсә дә,
киссә дә гомерне –
Ник Вакыт җуялмый тормыштан,
Дөньядан җуялмый
Сукыр бер Гомерне?! *
 
* Борынгы Римнең бөек шагыйре һәм акыл иясе.  

Комментарийлар