Тәңкә карлар ява,
Тәңкә карлар,
Җил тарата аны кыр буйлап.
Диванага сабышыр чаклар була
Адаштырган ярны гел уйлап.
Тәңкә карлар ява,
Тәңкә карлар,
Керфек очларында эриләр.
Адаштырган, саташтырган ярым
Син икәнен генә белмиләр.
Тәңкә карлар ява,
Ишелеп ява,
Качып булмый аннан чүгәләп.
Мин әле дә синең өчен генә
Хисләремне саклыйм күбәләп.
Тәңкә карлар ява,
Иңнәреңә
Сарамыни ап-ак күбәләк.
Яратулар уртак булса гына
Дөнья матур, дөнья түгәрәк.

 

Эзләгез

Табигатьтә һәркем вакытлыча,
Мәңгелеккә килә, димәгез.
Әгәр китсәм, мине кайнар хисләр,
Назлар арасыннан эзләгез.
Бу сүзләрем сәер тоелырлар,
Сәер тоелса да көлмәгез.
Гомерем читендә дә моңнар көтәр –
Моңнар арасыннан эзләгез.
Бу дөньяда ачы хәсрәтләрдән,
Кайгылардан иртә сүнмәгез.
Сүнгәннәрнең арасында булсам,
Аннан түгел,
Җырларымнан мине эзләгез.

 

Фото: http://ugranow.ru

Рәшит ШИҺАП.

Комментарий язарга