Логотип «Мәйдан» журналы

Температураны дарудан башка ничек төшереп була?

Кышын халык еш авырый. Иммунитеты түбән булганнар хәтта бер сезонга 2-3 тапкыр да чирләп алырга мөмкин. Һәр авырган саен дару куллану шулай ук файдалы түгел, өйдә дару булмаган вакытлар да була. Шунды...


Кышын халык еш авырый. Иммунитеты түбән булганнар хәтта бер сезонга 2-3 тапкыр да чирләп алырга мөмкин. Һәр авырган саен дару куллану шулай ук файдалы түгел, өйдә дару булмаган вакытлар да була. Шундый очракларда «Как сделать. Расскажем и научим» сайты температураны түбәндәге ысуллар белән төшерергә тәкъдим итә.


termometr

• Күп итеп сыеклык эчәргә


Югары температура вакытында күп итеп сыеклык эчәргә киңәш ителә. Эш шунда ки, тән температурасы югары булу сәбәпле, организм суны күп югалта, бу үз чиратында температураның тагын да күтәрелүенә китерә.


• Компресс ясарга һәм юеш сөлге белән тәнне ышкырга


Зур булмаган сөлгене салкын суда чылатыгыз һәм, бераз сыгып, маңгайга, чигәләргә, беләзекләргә, култык астына куегыз. Әлеге тән участокларында кан тамырлары тән өслегенә якынрак урнашкан, шуңа күрә организм тарафыннан җылылык бирү нәтиҗәлерәк башкарыла.


• Җылы душ яки ванна керергә


Күп кенә очракларда душ яки ванна кереп тә температураны төшерергә була. Су температурасы җылымса булырга тиеш.


• Чәй эчәргә


Кура җиләге яфрагы яки юкә чәчәгеннән ясалган чәй — югары температурага каршы көрәштә тагын бер нәтиҗәле чара. Әлеге төнәтмәне әзерләү өчен, бер аш кашыгы «яфрак-чәчәккә» бер стакан кайнаган су салыгыз һәм 8-10 минут төнәтегез.


Төнәтмәне эчкәннән соң, җылы итеп юрган белән капланып ятыгыз. Күп итеп тир бәреп чыга башлау температураның төшә башлавын аңлатыр.

 
Фото: https://pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар