Логотип «Мәйдан» журналы

Тәмле соус ясыйк!

Бу соусны ел әйләнәсе суыткычта яки салкын караңгы урында сакларга мөмкин.4 кг помидорны, 1 кг суганны, 1 әче борычны, 0,5 кг алманы юып, соңгысын төшләреннән тазартып, эрерәк кенә итеп турап, чуен кә...

Бу соусны ел әйләнәсе суыткычта яки салкын караңгы урында сакларга мөмкин.
4 кг помидорны, 1 кг суганны, 1 әче борычны, 0,5 кг алманы юып, соңгысын төшләреннән тазартып, эрерәк кенә итеп турап, чуен кәстрүлгә пешерергә утыртабыз.
Шунда ук 4-5 дәфнә яфрагы, 6 бөртек хуш исле борыч, 10 данә гвоздика, ярты чәй калагыннан күбрәк төелгән корица, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы да салып җибәрәбез.
Шул массаны ике сәгатьләп өстен ачкан килеш (артык пары чыгып бетсен өчен) кайнатабыз. Пешеп бетәргә ярты сәгать кала 5-6 тырнак сарымсак турап салабыз. Бераз суынгач, агач тукмак белән төя-төя, вак тишекле сөзгеч аша үткәрәбез.
Әзер массаны тагын бер кат кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач, 100 грамм уксус (пыяла савыттагыны) салып бутыйбыз да, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.
750 граммлы 6 банка соус чыга.

Фото: https://kiziltan.ru/


https://kiziltan.ru/

Комментарийлар