Логотип «Мәйдан» журналы

Тәмле ит белән бәрәңге рецепты

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан "Тәмле ит белән бәрәңге" рецептын тәкъдим итәбез.Итне юарга, суын саркытырга, турарга, тапаларга, тоз һәм борыч сибеп, бераз "ял" иттерергә.Ул арада бәрәңгене чис...

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан "Тәмле ит белән бәрәңге" рецептын тәкъдим итәбез.



Итне юарга, суын саркытырга, турарга, тапаларга, тоз һәм борыч сибеп, бераз "ял" иттерергә.
Ул арада бәрәңгене чистартырга һәм телемләп турарга.


Соус өчен: 15 процентлы кибет каймагы, 2 аш кашыгы гәрчич (горчица), базилик һәм башка тәмләткечләр.


Итне майлы табага тезәргә. Аннан телемләп туралган бәрәңгене тезеп чыгарга. Өстенә әзер соусны салырга.


Кызган мичтә 40-45 минут пешерергә.


Ул арада табада ярымбоҗра итеп туралган суганны кыздырырга. Итне пешеп чыгар алдыннан, мичтән алырга, өстенә кызган суганны салырга. Шул ук вакытта угыч аша чыгарылган каты сырны суган өстенә салып, бер 10-15 минутка тагын мичкә куярга.


Әзер ризыкны табынга кайнар килеш бирергә.


"Әгәр карт сыер ите икән, тапаланган итне шушы соуста берничә сәгать тотыгыз. Йомшак булып пешәр. Суганны кыздырганда яраткан кеше суган янына гөмбә турап сала ала. Ул вакытта ризык тагын да туклыклырак, тәмлерәк булачак. Тәмле булсын!", - дигән уңган хуҗабикә.

https://intertat.tatar/ash-su/t-mle-it-bel-n-b-r-ge-retsepty/

Комментарийлар