Логотип «Мәйдан» журналы

Тәлгәшендә ут ялкыны

Җәйләрендә миләш уңса,Тәлгәш-тәлгәш эленеп торса,Кышы суык булыр, диләр,Кош очканда туңар, диләр.Урамнарда, урманнардаУңды миләш. Юрама лаКышлар салкын торыр, диеп,Миләшләрең корыр, диеп.Җиңәр миләш к...

Җәйләрендә миләш уңса,
Тәлгәш-тәлгәш эленеп торса,
Кышы суык булыр, диләр,
Кош очканда туңар, диләр.
Урамнарда, урманнарда
Уңды миләш. Юрама ла
Кышлар салкын торыр, диеп,
Миләшләрең корыр, диеп.
Җиңәр миләш кыш салкынын –
Тәлгәшендә ут ялкыны.
 

Нәсих ТАҖИЕВ


Фото: Николай Туганов 


SAMSUNG DIGITAL CAMERA

Комментарийлар