Логотип «Мәйдан» журналы

Теләсә нинди балыкны тозлау өчен аш серкәәсе салмый торган гади ысул

Бу рецептта аш серкәсе дә, суган да кирәкми.Ак һәм кызыл балыкның теләсә кайсы төрен хуш исле үләннәр һәм әфлисун согы белән маринадлап була. Балык бер тәүлектә өлгерә. Бу турыда киңәшләр сайтында язы...

Бу рецептта аш серкәсе дә, суган да кирәкми.
Ак һәм кызыл балыкның теләсә кайсы төрен хуш исле үләннәр һәм әфлисун согы белән маринадлап була. Балык бер тәүлектә өлгерә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Балык туңдырылган булса да, яңа тотылган булса да ярый. Әфлисунлы маринад һәм хуш исле үләннәр елга балыгының үз исен дә бетерә.
балык — 1 кг;
су — 1 л;
шикәр — 2 аш кашыгы;
тоз — 3 аш кашыгы;
әфлисун — 1 данә;
зәйтүн мае — 2 аш кашыгы;
горчица (бөртекле) — 2 аш кашыгы;
базилик (кипкән) — 1 чәй кашыгы;
лавр яфрагы — 3 данә;
канәфер — 2 данә;
тимьян яки розмарин — 1 ботак.
Балыкны чистартып, кисәкләргә бүләргә.
Кайнап торган суга шикәр, тоз, горчица, лавр яфрагы, канәфер, базилик салып, 3-4 минут кайнатырга. Әфлисун согы сыгып салырга, суытырга. Аннары зәйтүн мае өстәргә.
Балыкны контейнерга тезәргә, тимьян, розмарин, әфлисуннан калган кабыкны салырга һәм маринад өстәргә. Кпкачын каплап, 12 сәгать бүлмә температурасында тотарга, аннары 12 сәгать суыткычта сакларга.
Мондый балыкны биш көн сакларга ярый, диелә хәбәрдә.
 

Фото: pixabay.com


https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-12-2020/tel-s-nindi-balykny-tozlau-chen-ash-serk-se-salmyy-torgan-gadi-ysul-5794106

Комментарийлар