Логотип «Мәйдан» журналы

Телемә бәйләнмәгез!

Әйтәсен ярып салыгыз,Тирәли әйләнмәгез.Бәйләнәсегез килсә дә,Телемә бәйләнмәгез!Минем халкым дөнья буйлапСибелгән дә, таралган.Җырсыз торалмый мизгел дә,Чөнки моңнан яралган.Кунак көтеп тәүлек буеАчык...

Әйтәсен ярып салыгыз,
Тирәли әйләнмәгез.
Бәйләнәсегез килсә дә,
Телемә бәйләнмәгез!
Минем халкым дөнья буйлап
Сибелгән дә, таралган.
Җырсыз торалмый мизгел дә,
Чөнки моңнан яралган.
Кунак көтеп тәүлек буе
Ачык тора капкалар.
Минем телдә туган җырлар
Ватаныма кайталар!
Тамырда моң типкән чакта,
Таңнар тик аяз атар.
Кайда аклык, кайда пакьлек,
Шундадыр безнең татар!
Татарлык каннан килсә дә,
Гамәл белән сынала.
Дин, Ватан, икмәк һәм әни
Төп сүзләрдән санала.
Минем телдә гөл уяна,
Инеш-чишмәләр сөйли.
Минем телем – кояш теле,
Бары яктылык тели!
Җимерүче түгел халкым,
Далада сарай корган.
Даладагы халыкларны
Учагына чакырган.
Әйтәсен ярып салыгыз,
Тирәли әйләнмәгез.
Сүземне гасырлар җөпләр,
Телемә бәйләнмәгез!..
 

Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: vk.com

Комментарийлар