Логотип «Мәйдан» журналы

Теләк—дога

Һәр фасылның үзгә матурлыгы;Һәр чорның да үзгә ягымлыгы.Шөкер, Аллаһ, һәрбер көнеңә дә,Кереп барам гомер көземә дә. Матурлыклар йөздә кимесә кич,Күңел-байлык... арта, кимеми һич.Шөкер, Аллаһ, мин...

Һәр фасылның үзгә матурлыгы;
Һәр чорның да үзгә ягымлыгы.
Шөкер, Аллаһ, һәрбер көнеңә дә,
Кереп барам гомер көземә дә.
 
Матурлыклар йөздә кимесә кич,
Күңел-байлык... арта, кимеми һич.
Шөкер, Аллаһ, мине буш итмәдең,
Бер минутка ташлап син китмәдең.
 
Теләк- дога һәрбер язган сүзем,
Матурлыклар күрә ике күзем.
Шөкер,Аллаһ, диеп кенә дәшәм,
Чәчкә-бәйләм сүзләр җиргә чәчәм.
 

 Рәзинә МӨХИЯР


Фото: https://pixabay.com



 

Комментарийлар