Логотип «Мәйдан» журналы

Теләчедәге Бөек Ватан сугышы ветеранын Россия Президенты котлаган

Теләче районы Сауш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рифкать Сираҗетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олуг бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләлә...

Теләче районы Сауш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рифкать Сираҗетдинов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2129-2
Аны олуг бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников, балалары, туганнары тәбрикләгән. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путиннан килгән котлау хаты тапшырылган.
Рифкать Сираҗетдинов 1943 елның 4 ноябрендә фронтка алына. 1946 елга кадәр Икенче Белоруссия фронтында миномётчы булып хезмәт итә. Аннан соң Мәскәүдә җиде ел парад дивизиясендә хезмәт куя. 1953 елда Казанга кайта. Сауш авылы кызы Лена белән кавышып, гаилә коралар. 36 ел Ташкент шәһәрендә гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Туксанынчы елларда районның Сауш авылына кайтып төпләнәләр. Бүген ул ялгызы яши. Балалары исә Казанда гомер итә. Авылдагы туганнары Рәйсә Гыймадиевалар Рифкать абыйга һәрдаим булышып, хәлен белеп торалар.
Рифкать Сираҗетдинов - иҗади шәхес. Ветеран элегрәк картиналар ясау белән мавыккан. Ташкентта яшәгәндә хәтта үзенең күргәзмәсен дә оештырган. 1964 елдан соң ул шәмаилләр ясый башлый. Аларны туганнарына, авылдашларына бүләк итә. Кинога, фотога төшерү белән дә кызыксына. Бүген һәр яңа туган көнгә сөенеп гомер итә ул, диелә район газетасында.
 
 

Комментарийлар