Логотип «Мәйдан» журналы

Теләчедә районның 25 еллыгына багышлап “Үз агачыңны утырт!” акциясе уздырылды

Теләчедә “Үз агачыңны утырт!” акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Узган атна ахырында анда оешма-предприятиеләр, Теләче авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итә "Теләче" газетасы. Фо...

Теләчедә “Үз агачыңны утырт!” акциясе кысаларында агач утырту өмәсе үтте. Узган атна ахырында анда оешма-предприятиеләр, Теләче авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты, дип хәбәр итә "Теләче" газетасы.
a019 Фото: tulachi.ru
Өмә барышында, Теләче үзәк ял паркына Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан, 25 төп каштан агачы, ә Теләче Сабан туе уза торган паркка Саба урман хуҗалыгының Ленин урманчылыгыннан кайтартылган 500 төптән артык чыршы утыртылды. Шунысы игътибарга лаек: Теләче үзәк ял паркына утыртылган каштан агачларын декоратив үсемлекләр үстерүче Теләче питомнигы химая сыйфатында биргән. Җитәкчеләре – Наил Гарифуллин белән Фоат Галәветдиновлар.
Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин белдерүенчә, һәр агачка җаваплы оешмаларны билгеләп чыгачаклар. Алар ике ел дәвамында үзләренә беркетелгән агачларны карап үстерәчәк.

Комментарийлар