Логотип «Мәйдан» журналы

Телебез үлмәсен дисәк...

Телләр дә кешеләр кебек: туа, яши һәм үлә... Россиядә үлү ихтималы булган телләр исемлеге зур. Якын киләчәктә 131 телгә юкка чыгу куркынычы яный. Башкорт, кырымтатар, чуаш, удмурт, мари, кумык, карача...

Телләр дә кешеләр кебек: туа, яши һәм үлә... Россиядә үлү ихтималы булган телләр исемлеге зур. Якын киләчәктә 131 телгә юкка чыгу куркынычы яный. Башкорт, кырымтатар, чуаш, удмурт, мари, кумык, карачай-чиркәс, чечен, ингуш, авар һ.б. телләрнең хәле начар. Буряк, карел, коряк телләре кулланыштан чыгып бара. Караим һәм алеут телләре кома хәлендә. Керек телен белгән ике кеше генә исән калган, удәгей телендә сөйләшүче йөзгә якын кеше бар. БМО сайтында урнашкан телләр атласында кара таплар бик күп. Бу атласта татар теле юк. Әлегә дип ышанасы килә...
d28551f07828446cbd41a0bde48d5a13
Көчлерәкләр кечеләрне йота
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Ул телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә, башка милләт ке­ше­ләрнең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә кирәклеген искәртә. Бу – үзебезнең телнең дә язмышы турында уйланырга бер сәбәп.
Дөньяда якынча 6 мең тел бар, дөресрәге – 6809. Һәрберсенең уникаль һәм үзенә генә хас булган тарихы бар. Россиядә гомер итү­челәр 174 телдә сөйләшә. Ә инкыйлабка кадәр 200гә якын үзенчәлекле телдә сөйләшүче булган. Кемдер һәр көн, кемдер ай саен дөньяда ике тел юкка чыга дип яза. Ай саен булса да, көн саен булса да, кызганыч хәл. Бу – тулы бер милләтнең теле үлә дигән сүз. Дөрес, андый хәл һәрвакыт булган һәм моңа табигый процесс дип карарга да була. Кешелек тарихында ничә телгә ясин чыгылганны санап чыгу мөмкин түгел. Әмма шунысы хак: хәзерге технология заманында бу процесс коточкыч зур тиз­лек­тә бара. Сәбәбе гади – гло­бальләшү. Көчлерәк мәдәният, тел кечкенәрәкләрен үз эченә йота. Әле моңа дәүләтләрнең кече мил­ләтләргә карата тискәре сәя­сәтен дә өстәсәң, телләрнең үлемен котылгысыз факт буларак кабул итәргә генә кала. Галимнәр фаразлавынча, бер гасырдан соң дөнья­да булган телләрнең 50 проценты юкка чыгачак, ягъни ки­мендә 3 меңләп тел үләчәк. Инде бүген кома хәлендә калучы телләр 400ләп исәпләнә.
Кемгә кабер казылган?
Россиядә яшәгән милләтләр сөйләшкән 131 телгә якын килә­чәктә юкка чыгу куркынычы яный. 42 телдә сөйләшүчеләр инде калмаган. Бу хакта БМОның мәдәният идарәсе хәбәр итә. Россиянең төньяк халыкларының кайсысы 3 мең кеше калган, кайсысы меңгә дә, йөзгә дә тулмый. Кавказ халык­ларына да телсез калу куркынычы яный. Биредә бик күп төрле телләр бар, ә милләтләр аз санлы. ЮНЕСКО белгечләре адыгей, кабарды-балкар, ингуш, чечен, абхаз, осетин һ.б. телләр юкка чыгарга мөмкин дип фаразлый.
Монреаль университеты галиме Кевин Туит Төньяк Кавказда яшәүчеләрнең телләре 100 елдан соң юкка чыгачак, дигән фикердә. Күпчелек йә русча, йә инглизчә, йә төрекчә, йә гарәпчә сөйләшәчәк, ди ул. “Тел үз гомерендә дүрт этап уза. Башта ул зәгыйфьләнә, ягъни бу телдә бары тик өйдә, гаиләдә генә сөйләшәләр. Мәсәлән, бүген адыгей һәм лак телләре шундый хәлдә. Аннары телгә “юкка чыгу куркынычы яный” дигән тамга салына. Бу очракта тел, гомумән, беркайда да укытылмый. Андыйлар арасына абазин белән бежтин телләре керә. Аннары бу телләрдә өлкән буын гына сөйләшә башлый. Мәсәлән, чукча һәм нанай яшь­ләре туган телләрен белми. Ахырда өлкәннәр дә үз телләрендә аз аралаша башлый”, – ди галим.
“Кухня теле” буларак аралашуда һәм җыр-биюдә генә кирәк дип саналган телнең киләчәге юк, ди ЮНЕСКО белгечләре. Россия – күп­милләтле дәүләт. Бу сүзләр илнең Конституциясендә дә язылган. Түрәләрнең телләреннән дә “күп­милләтле булуыбыз – байлыгыбыз” дигән купшы сүзләр еш яң­гырый. Әмма чынында мәгариф стандартларын булдырып, БДИны бары бер телдә генә тапшырырга мәҗбүр итү, балалар бакчалары белән мәктәпләрдән милли тел­ләрне кысрыклап чыгарган рус телен үстерү дәүләт концепциясе, махсус программалар булдыру, милли сәясәт стратегиясен кабул итү, федераль үзәкнең унифи­ка­циягә омтылуы, Россия Прези­дентының Россиянең бердәмлеге рус теле белән бәйле дип еш кабатлавы татар теленә дә, Россия­дәге башка милләт телләренә дә тискәре йогынты ясый. Милли телләргә кабер казыла.
Татар да, рус та татарча аралаша
Бу хәлләр Татарстанны да чит­ләп узмый. Безнең социологлар, республикада туган теле итеп рус телен санаган татар­ларның саны арта, дип белдерә. Шулай ук татар теле белән беррәттән рус телен дә туган теле итеп күргән яшьләр дә шактый күп. Бусы – начар күренеш. Сөенерлеге – яшь­ләр арасында татар телен аралашу теле буларак кулланучылар, рус яшьләре арасында азмы-күпме булса да: “Мин татарча беләм”, – диючеләрнең артуы. Мәктәпләр­дә татар теленең укытылуыннан канәгать булмаучылар руслар гына түгел, татарлар арасында да бар. Белгечләр моны татарлар­ның практик холыклы булуына ишарә ясый. БДИны урысча би­рәсе булгач, башны бәрә-бәрә татар телендә уку да, татар телен өйрәнү дә кирәк дигән фикердә торучылар күп түгел. Шулай да мәктәпләрдә татар телен укытырга кирәк, дигән фикерне республика халкының өчтән ике өлеше һаман да хуплый.
Татарстан галимнәре, җәмә­гать эшлеклеләре татар теле һәм рус теле канун нигезендә рәсми рәвештә ике дәүләт теле булып исәпләнсә дә, татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булмады, диләр. Әйе, Татарстанда “Дәүләт телләре турында”гы Закон, “Татарстандагы дәүләт һәм башка телләр үсеше турында” дәүләт программасы эшли, төрле институтлар бар, әмма татар те­ленең дәрәҗәсе артмый. Моның да сәбәпләре уч төбендә күренеп ята. Дәүләт тарафыннан татар телен өйрәнүгә этәргеч, ике телне дә су кебек эчкән бел­гечләргә киләчәк перспективалар булдырылмады. Андый белгечләргә өстенлек бирел­мәде. Бүген татар телен өйрәнүгә кызыктыру эше мәктәп укытучылары җилкәсенә генә төшә.
Тик Мәскәү чыбыркылап торганда да барыбер татар телен мәетләр сафына кертәсе килми. Үлгән телне дә терелтеп булганны, татар телен саклап калуның йөз төрле  ысулын кулланырга мөмкин. Мисаллар бар бит. Бер­ничә гасырдан соң терелгән тел – иврит. 18 (!) гасыр буе кешеләр аны белмәсен дә, ул телдә аралашмасын да, бүген яһүдләрнең үзара аралаша торган, рәсми дәүләт теле дәрәҗәсенә җитсен әле! Башка сыймаслык күренеш, әмма бу – чынбарлык. Тел үсештән туктап калып, аннары заманга яраклашып терелгән тагын бер­ничә очрак бар. Ататөрек уздырган реформалардан соң төрек телендә яңа сүзләр барлыкка ки­лә һәм алар кулланышка кереп китеп, тел баетыла. Бүген алар инглиз теленнән кергән бөтен терминнарны да үз телендә куллана. Каталон белән уэльс телләре дә үләм дигән вакытта терелә. Иң кызыгы – санап үтелгән телләрнең терелүе барысы да дәүләт сәясәте белән бәйле. Дәүләтнең сәяси ихтыяры булса, үлгән тел дә җанлана ала.
Ана телендә әдәбият бик аз булса, бу тел ярдәмендә фән үсеше тәэмин ителмәсә, яңа технология терминнары чит телдән алынса, сәяси, икътисадый, социаль процесслар туган телдә анализланмаса, дәүләт эшендә ана теленә урын калмаса, тел юкка чыгарга мөмкин. Татарның матбугаты да, әдәбияты да, телевидениесе дә бар, интернеттагы ресурсларны да азмы-күпме татарчалаштыру эше бара... Тиз генә үлмәбез дигән өмет бар. Тик безгә телне саклау гына түгел, аның үсеше дә мөһим.
10 елдан соң татар теленең хәле ничек булачак?
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
 – Фаразлау авыр, әмма киләчәк уйландыра. Эшләр болай барса, ал да гөл булачак дип әйтергә тел әйләнми. Мең еллар дәвамында бабайлар, телне камилләштереп, безнең буынга тапшырып җит­кергән. Әмма без җепне өзмичә башкарып чыга алырбызмы – сорау туа. Телнең киләчәге безнең милли аң дәрәҗәсенә дә, Татарстанның телгә нинди мөнәсәбәттә булуына да, Россиянең нинди сәяси юнәлеш алып баруына да бәйле. Россиядәге карарлар безнең туган тел файдасына түгел. Татарстан ярдәм итәргә тырыша, законнар бар, дәүләт программалары кабул ителә, әмма глобальләшү чорында мондый чаралар гына җитми. Шулай да өметем бар. Бер давыллый да бер тына дигәндәй, кешеләр дә күтәрелеш кичерә, аннары артка чигенү күзәтелә. 1990 нчы еллардагы күтәрелеш кабатланыр төсле. Татар мәктәп-гимназияләрендә белем алган яшьләр заманча фикерли һәм шул ук вакытта алар милли җанлы. Һәрберебезнең милләтемә, телем үсешенә нинди өлеш керттем, дип фикер йөртеп эшләве кирәк. Дәүләттән дә таләп итәргә тиеш.
Лилия СӘГЫЙТОВА, этносоциолог:
– Сценарий төрле булырга мөмкин. Татарстан татар телен рус теле дәрәҗәсенә җиткерә алса, Мәскәү каршында телләрнең үсеш перспективаларын булдыру хокукын яклый алса, шул ук вакытта федераль үзәк рус булмаган телләргә иркенлек бирсә, киләчәк якты булачак. Бүген урамда яшьләр татарча сөйләшергә оялмый, мәктәп­ләрдә начармы-яхшымы татар теле укытыла. Укытучылар да соңгы елларда укыту әсбаплары, дәреслекләр уңай якка үзгәрде, телгә өйрәтү коммуникатив нигездә бара, дип әйтә. Татар һәм рус яшьләрендә татар теле дәүләт теле буларак позитив кабул ителә. Аны белергә кирәк дип әйтәләр, “Нинди дәүләт теле булсын ул?!” – дип кул селтәмиләр. Гаилә институты да зур роль уйный, әмма телне гаиләгә генә кайтарып калдыру дөрес түгел. Бүген шулай ук татар шәһәр мәдәниятен үстерү, аның чикләрен киңәйтү кирәк.
Рашат ЯКУПОВ, татар теле укытучысы:
 – 10 елдан соң татар теле күпмедер күләмдә үсеш кичерәчәк. Бәлки, бу прогресс зур булмастыр да, тик аның кулланылышы артыр дип ышанам. Соңгы еллардагы хәлләрне күзәтсәк, татар теле сыйфат ягыннан үсте, интернетта кулланылышы арта. Чит илләр тәҗрибәсе шуны күрсәтә: телне мәгълүмат-коммуникация технологияләре ярдәмендә популярлаштырып була. Төрле социаль челтәрләр, аралашу чараларын татарчалаштыру яшьләрдә телгә кызыксыну һәм ихтирам арттыра. Чит илдә чыккан популяр кинофильм, мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү телнең кулланыш даирәсен киңәйтә. Татар телендә балалар-яшьләрне актив сөйләштерү мөһим. Һәр теләгән кеше өчен татар телендә аңа кызык булган продукция, мөмкинлекләр тудырырга кирәк.
- Дөньяда 6809 тере тел исәпләнә. Телләрнең 90 процентын 100 меңгә якын кеше куллана.
- 50 кеше генә сөйләшә торган 357 тел бар. 46 телне бары тик бер кеше генә саклый икән.
- Төньяк Америкада бер гасыр эчендә 52 тел юкка чыккан. 1887 елдан индеецларга мәктәптә үз телләрен кулланырга рөхсәт ителми. Катоба телендә сөйләшкән соңгы индеец 1996 елда вафат булган.
21 февральдә Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү турында карар ЮНЕСКО тарафыннан 1999 елда чыгарыла. 1952 елның 21 февралендә Бан­гладешның башкаласы Даккада канкоеш була – полиция студентларны атып үтерә. Яшьләр, үз бенгал телләрен яклап, аны дәүләт теле буларак тануларын таләп итәр өчен, урамга чыга.
 
http://vatantat.ru

Комментарийлар