Логотип «Мәйдан» журналы

Тел

«Тел, тел», — диебез, тел нәрсә! —Әгәр телә белмәсә:Бәгырьләрне телә-теләУсал көлә белмәсә,Йомшарып, тасма телләнепҖанга керә белмәсә?! Өнди ул әдәпкә дә,Күндәм ул әләккә дә.Ләчтит саткан да шул...

«Тел, тел», — диебез, тел нәрсә! —
Әгәр телә белмәсә:
Бәгырьләрне телә-телә
Усал көлә белмәсә,
Йомшарып, тасма телләнеп
Җанга керә белмәсә?!
 
Өнди ул әдәпкә дә,
Күндәм ул әләккә дә.
Ләчтит саткан да шул тел,
Дан тараткан да шул тел,
Тәнкыйтьченең авызында
Эшсез яткан да шул тел.
 
Телнең ачысы була,
Телнең төчесе була:
Ачысын да, төчесен дә
Татыр кешесе була.
Ачы тел — хак агайда,
Төче тел — ялагайда:
Төче тел бик кирәк була
Тәлинкә ялаганда.
 
Телнең тияге булмый,
Телнең сөяге булмый.
Никадәрле сөйләсә дә
Телнең сөяле булмый.
Эшләгәннең — кулында,
Сөйләгәннең — телеңдә.
Телнең серен белим дисәң
Хикмәт телнең төбендә.
 
Тел шигырьләр дә укый,
Тел вәгазьләр дә тукый,
Тел елата, юата,
Матур уйлар уйлата,
Йә үрти, йә көлдерә,
Уңдыра йә бөлдерә.
Сөйдергән дә тел генә,
Көйдергән дә тел генә...
 
Тел шикелле универсал
Бу дөньяда бер генә.
Телең барында бер дә
Сүз әйталмый тилмермә:
«Телем — дошманым!» — дип әйтеп,
Телгә телең тидермә.
 
Уе юкның — теле юк,
Теле юкның — иле юк.
Илен санга санамаган
Телсездән дә тиле юк.
 

Нури АРСЛАНОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар