Логотип «Мәйдан» журналы

Тел галиме, шагыйрь Гомәр Саттаров вафат

Күренекле татар галиме, татар исемнәре буенча танылган белгеч Гомәр Саттаров вафат. Бу хакта «Шәһри Казан» газетасы КФУга сылтама белән хәбәр итте.Басма мәгълүматы буенча, галим соңгы көннәрдә хастаха...




Күренекле татар галиме, татар исемнәре буенча танылган белгеч Гомәр Саттаров вафат. Бу хакта «Шәһри Казан» газетасы КФУга сылтама белән хәбәр итте.

b1e6e9aeecbec3fa49c6d0e634439081%5b1%5d




Басма мәгълүматы буенча, галим соңгы көннәрдә хастаханәдә яткан. Гомәр Саттаров белән хушлашу вакыты һәм урыны әлегә төгәл билгеле түгел, ләкин аны туган авылы — Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында җирләячәкләр дигән хәбәр бар.





Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров 1932 елның 2 июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа. 1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала.
Укуны тәмамлагач, Тубыл дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли. 1959-1962 елларда профессор М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура үтә. 1962 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында эшли.
1963 елда «Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык һәм 1975 елда «Татарстан АССРның антропонимнары» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый. 1967 елдан доцент; 1981 елдан профессор; 1994-1999 елларда татар теле кафедрасы мөдире.
Гомәр Фәез улы Саттаров берничә Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнгән. Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты. (Википедиядән)


 
Фото: "Татар-информ" архивы

https://tatar-inform.tatar/news/society/26-08-2020/tel-galime-shagyyr-gom-r-sattarov-vafat-5766272

 

Комментарийлар