Логотип «Мәйдан» журналы

Тел ачкычы

Харрас ӘЮПТЕЛ АЧКЫЧЫБайлык-фәлән теләмәде безгә,Кичерсәк тә гәрчә кыен чак -Тел ачкычы тели иде әнкәй,Берәребез юлга җыенсак.Җаныбызга салып шул ачкычны,Сәфәрләргә киттек өйдән без.Серле ачкыч булган...

Харрас ӘЮП
ТЕЛ АЧКЫЧЫ
Байлык-фәлән теләмәде безгә,
Кичерсәк тә гәрчә кыен чак -
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Берәребез юлга җыенсак.

Җаныбызга салып шул ачкычны,
Сәфәрләргә киттек өйдән без.
Серле ачкыч булган икән лә ул,
Адашмадык дисәм нидән без.
Ачып кердек күпме күңелләрне,
Серен белдек күпме бикләрнең!
Бәхетсезгә әйләнгәнен күрдек
Туган телен үги иткәннең.
Игелегең кабул итмәсләр күк,
Үзеңә кайтыр сыман - ук атсаң.
Гасырлардан күчә-күчә килгән
Бу ачкычны әгәр югалтсаң.
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Бүтән тагын нәрсә теләсен.
Туган телем!
Белгән бит ул минем
Ни кылсам да сиңа киләсем...
Байлыгымның олылыгын тоеп,
Ышанып керәм якты көнемә.
Дәверләрне ачар ачкычым бар -
Рәхмәт яусын туган телемә!
kartinki_89_11041209
 

Фото: https://vector-images.com/

Комментарийлар