Логотип «Мәйдан» журналы

Театр

Әйләнә карусель, әйләнә...Карусель корылган хәйләгә.Мостай КәримӘйләнә дөньялар, кешеләр, –Кышларым язларга әйләнә.Шаккатып, онытып торам минЙөрәгем ярасын бәйләргә.Әйләнә авыллар, шәһәрләр,Кайгылар ш...

Әйләнә карусель, әйләнә...
Карусель корылган хәйләгә.
Мостай Кәрим

Әйләнә дөньялар, кешеләр, –
Кышларым язларга әйләнә.
Шаккатып, онытып торам мин
Йөрәгем ярасын бәйләргә.
Әйләнә авыллар, шәһәрләр,
Кайгылар шатлыкка әйләнә.
Чуалган, таралган уйларым
Тезелә шулвакыт сәйләнгә.
Сәхнәгә чыгуга һәрвакыт
Нигәдер телләрем бәйләнә.
Әйтерсең, язмышым шушында
Түгәрәк бәхеткә әйләнә.
Бу залга керүгә бар кеше
Иң яхшы кешегә әйләнә, –
Кайгысын калдырып урамда,
Кергән күк илаһи бәйрәмгә.
Патефон табасы шикелле
Театр сәхнәсе әйләнә.
Елата, җырлата, юата –
Театр корылган хәйләгә.
 

Разил ВӘЛИЕВ


Фото: Background фото создан(а) rawpixel.com - ru.freepik.com

Комментарийлар