Логотип «Мәйдан» журналы

Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары бүләкләнде

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче Республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Премия, Татарстанда театр сәнгатен...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге беренче Республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Премия, Татарстанда театр сәнгатен үстерү һәм Марсель Сәлимҗанов исемен мәңгеләштерү максатыннан, ТР Президенты Указы белән гамәлгә куелды.


Премиянең конкурс комиссиясе составына республиканың танылган мәдәният эшлеклеләре керә. Комиссия рәисе - ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. Бүләк ике елга бер тапкыр өч җиңүчегә тапшырыла. Агымдагы ел лауреатлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Ринат Таҗетдинов, Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры баш режиссеры Гомәр Мәрданов һәм Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры баш режиссеры Рөстәм Галиев булды.


Премия тапшыру тантанасын кичәне алып баручылар Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Алсу Каюмова ачты. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. "Бүген үзенчәлекле көн. Беренчедән, татар театры режиссеры Марсель Сәлимҗановның туган көне. Икенчедән, без аның исемен йөрткән премияне тапшырабыз. Өченчедән, ТР Конституциясе көнен матур итеп үткәрдек... Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев премия тапшыру тантанасына барасыңмы, дип сорады. Мин, барам һәм лауреатларны шәхсән котлыйм, дидем. Шул вакытта ул, бу елларда җыелган бөтен күңел җылылыгыңны биреп, миннән дә котлау сүзләрен җиткер, диде". Шул сүзләр белән Ф.Мөхәммәтшин М.Шәймиевнең котлау сүзләрен укыды.


Аннары Ф.Мөхәммәтшин лауреатларга махсус бүләкләр, мактау дипломнары һәм 200 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырды.


"Шулай итеп, без премия аша, театр эшлеклеләренә рәхмәт белдерәсебез килә. Номинантларның һәрберсе бу сәхнә өчен бөтен гомерен һәм сәламәтлеген биргән. Без алар белән горурланабыз. Үз театрыгызны саклагыз һәм дус-тату яшәгез", - диде Мөхәммәтшин.


Премия тапшырылганнан соң, Камал театры сәхнәсендә Марсель Сәлимҗанов куелышындагы "Гөргөри кияүләре" спектакле күрсәтелде. Ул тамашачыларның 20 елдан артык  яратып караган спектакльләренең берсе санала.


Татар-информ.

13634_pic
Фото gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Комментарийлар