Логотип «Мәйдан» журналы

Тавык итеннән пирог рецепты

Бу бик җайлы рецепт. Камыр куярга  кирәкми. Камыр өчен: 500 мл майлылыгы 2,5-3 процентлы кефир, 2 йомырка, 1 бал калагы шикәр комы, бер чеметем тоз, 0,5 бал кашыгы сода, 350 грамм чамасы тоз. Пирог өс...

Бу бик җайлы рецепт. Камыр куярга  кирәкми. 
Камыр өчен: 500 мл майлылыгы 2,5-3 процентлы кефир, 2 йомырка, 1 бал калагы шикәр комы, бер чеметем тоз, 0,5 бал кашыгы сода, 350 грамм чамасы тоз. Пирог өстенә сибү өчен – кара яки ак көнҗет орлыгы.
Камыр каймак куелыгында булырга тиеш.

Эчлек өчен: 250-300 грамм тавык ите (түш итенә өстенлек бирергә мөмкин), 4-5 уртача гөмбә, 1 баш уртача суган, 2 тырнак сарымсак, тоз, кызыл яки кара борыч, 3 аш кашыгы үсемлек мае.

Тавык итен эрерәк, ә суганны ваграк итеп турарга, сарымсакны вак угычтан уарга яки сытарга кирәк. Барысын бергә кушып болгатырга. Әгәр гаиләгез белән гөмбә яратасыз икән, шампиньон да турап сала аласыз. Гөмбәне бөтенләй салмаска яки пирогның яртысына гына да салырга мөмкин. Мин катырылган шампиньон кулландым һәм тавык итен салгач кына, ярты пирогка салдым.

Камыр өчен барлык ингредиентларны кушып болгатырга. Табаны үсемлек мае белән майларга, камырның яртысын шунда агызырга. Анннары эчлекне салырга һәм калган камырны өстенә агызып бетерергә кирәк. Пирог өстенә көнҗет орлыгы сибәргә.

180 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешерергә.
 

Фото: Гөлүзә Василова


https://intertat.tatar/news/cooking/23-10-2020/tavyk-itenn-n-pirog-retsepty-5780558

Комментарийлар