Логотип «Мәйдан» журналы

«Татмедиа» бинасы түбәсендә Европаның иң биектә урнашкан чыршысы пәйда булды

Казанның иң биек биналарының берсендә Яңа ел инсталляциясе урнаштырылды: бәйрәм конструкциясе «Татмедиа» АҖнең түбәсен бизәде. Кичен чыршыдагы утлар шәһәрнең берьюлы берничә районыннан, шул исәптән Кр...

Казанның иң биек биналарының берсендә Яңа ел инсталляциясе урнаштырылды: бәйрәм конструкциясе «Татмедиа» АҖнең түбәсен бизәде. Кичен чыршыдагы утлар шәһәрнең берьюлы берничә районыннан, шул исәптән Кремль ярыннан күренәчәк, бәйрәм көннәрендә ул казанлыларның һәм Татарстан башкаласы кунакларының игътибарын җәлеп итәчәк.tatmedia-chyrshy
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, чыршының биеклеге 18 метр, бинаның биеклеге 56 метр тәшкил итә. Конструкцияне бизәү өчен барлыгы 390 метр гирлянда кулланганнар.
«Безнең бина түбәсендәге Яңа ел конструкциясен без Казан халкының һәм гыйнвар каникулларына киләчәк туристларның кәефен күтәрү өчен урнаштырдык», – диде Садыйков.

Европада иң югары Яңа ел конструкциясе булып, гадәттәгечә, Испаниянең Гранада шәһәрендә монтажлана торган чыршы санала. Аның биеклеге 55 метр.  Россиядә иң биек чыршыны Красноярскида урнаштыралар, аның биеклеге дә 55 метр тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә Кремль чыршысының биеклеге бик сирәк 30 метрдан артып китә.
 

Фото: Рамиль Гали


https://tatar-inform.tatar/news/society/16-12-2020/tatmedia-binasy-t-b-send-evropany-i-biekt-urnashkan-chyrshysy-p-yda-buldy-5792930

Комментарийлар