Логотип «Мәйдан» журналы

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте – иң яхшы өчлектә

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Россия гаммәви мәгълүмат чараларының иң яхшы гамәлгә куючылары өчлегенә кергән.“Татмедиа” җәмгыяте соңгы 25 елда 220 гаммәви мәгълүмат чарасын теркәп, әлеге исемлектә ө...


“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Россия гаммәви мәгълүмат чараларының иң яхшы гамәлгә куючылары өчлегенә кергән.




78

“Татмедиа” җәмгыяте соңгы 25 елда 220 гаммәви мәгълүмат чарасын теркәп, әлеге исемлектә өченче урынны алган. Рейтингта беренче урынга “Бурда” нәшрият йорты лаек булган: әлеге ябык акционерлык җәмгыяте 275 ГМЧ теркәгән. Көмеш “медаль”не 250 гаммәви мәгълүмат чарасы белән “Панорама” нәшрият йорты алган.

Бу тикшеренү ярдәмендә Россиядәге гаммәви мәгълүмат чаралары 102 төрле телдә нәшер ителүе ачыклаган. Шунысын да исәпкә алырга кирәк: телләрнең өчтән бер өлеше рәсми статуска ия. Мәгълүматны рус телендә җиткерә алу хокугына 98 процент ГМЧ ия. Бары тик 2 процент ГМЧ гына башка телләрдә чыга. Инглиз теле – рус теленнән соң популярлык буенча икенче. Ә татар теле алтынчы урында тора. Татарстандагы дәүләт теленнән соң итальян телендә чыга торган ГМЧ бара.



http://intertat.ru/tt

Комментарийлар