Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне буранда игътибарлы булырга өнди

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә начар һава шартларында аеруча сак булырга киңәш итте.Бүген һәм иртәгә республика территориясендә кар, буран, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кад...


Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә начар һава шартларында аеруча сак булырга киңәш итте.


0152

Бүген һәм иртәгә республика территориясендә кар, буран, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр булуы көтелә.


ЮХИДИ йөртүчеләргә начар юл шартларында хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайлау мөһимлеге турында искә төшерә.


Куркыныч маневрлардан тыелып торырга, куркынычсызлык каешларын, махсус балалар утыргычларын кулланырга һәм үз хәлегезгә игътибарлы булырга киңәш ителә.


Җәяүлеләргә юл аша бары тик махсус урыннардан гына чыгарга һәм барлык автомобильләр дә туктарга өлгерүенә ышанырга, ә юл аша бала белән чыкканда, аны кулыннан тотарга кирәк.


ЮХИДИ юлда йөрүчеләргә һава шартларын исәпкә алырга өнди, ә юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра.


 Фото: ГИБДД РТ

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар