Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның мәдәният эшлеклеләре мактаулы исемнәргә лаек булды

Казан Кремлендә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен алучылар арасында бер төркем иҗат әһелләре мактаулы исемнәргә лаек булды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.“Әкият” Татар дәүләт...

Казан Кремлендә РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен алучылар арасында бер төркем иҗат әһелләре мактаулы исемнәргә лаек булды. Бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
159
“Әкият” Татар дәүләт курчак театрының курчаклар уйнатучы артисты Эльвира Гыйлемхановага “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде. “Татарстан Республикасы кинематографистлары берлеге” иҗтимагый оешмасы әгъзасы, кинорежиссер Светлана Серова Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының драма артисты Алсу Вәзиевага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” мактаулы исеме бирелде. Әлеге исемгә шулай ук Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокаль сәнгать кафедрасы концертмейстеры Евгений Коростяков, “Казан” милли-мәдәни үзәгенең Казан дәүләт филармониясе бию ансамбленең халык уен кораллары оркестры артисты Наил Сәгъдиев, “Барс-Рекордс” ҖЧҖ артист-вокалисты Раяз Фасыйхов (фотода) лаек дип табылган.
 
Татар-информ ИА

Комментарийлар