Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңүче булды

“КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар-2018”нең җиңүле нәтиҗәләрен шәрехләде. “Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам!”- диде ул.“Мин быел барлык Россия спортчыл...

“КАМАЗ-Мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар-2018”нең җиңүле нәтиҗәләрен шәрехләде. “Мин команда өчен, заводыбыз өчен, Татарстан өчен горурланам!”- диде ул.
0822
“Мин быел барлык Россия спортчыларына шундый ук матур җиңү телим. Без спорт сезонын җиңү белән ачтык, барлык ярышлар да шул рухта дәвам итсен иде. Россия беренче булырга тиеш!” – дип өстәде Чагин.
Татарстанның “КАМАЗ-Мастер” командасы дөньядагы иң абруйлы “Дакар” раллиенда унбишенче тапкыр җиңде.
Йөк машиналары зачетында лидер булып Эдуард Николаев экипажы танылды. Экипажда Евгений Яковлев һәм Владимир Рыбаков бар. Алар, үзләреннән соңгы автомобильдән 3 сәгать 53 минут 59 секундка алданрак килде.
Эдуард Николаевның бу өченче тапкыр "Дакар"да җиңүе. Ул 2013, 2017 елларда җиңгән иде инде. Финишка өченче булып Айрат Мәрдиев экипажы килде.
 
Раллида ярыш йөк машиналары зачетында бик киеренке барды. Ярыш тәмамланырга ике көн кала “КАМАЗ”дагы Эдуард Николаевтан төп көндәше IVECOдагы аргентиналы Федерико Виллаграны генераль классификациядә бары бер секунд кына аерды. Сан Хуан – Кордобада, ярышның соңгы этабында, аргентиналы машинасы ватылып, дистанциядән чыкты.
Ярышта 54 илдән 334 экипаж катнашты. Узыш Көньяк Америкада үткәрелде, маршрутның гомуми озынлыгы 9 мең километр иде. Ралли Аргентинаның Кордова шәһәрендә төгәлләнде.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар