Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның бала тудыру йортларын һәм бала тудыру бүлекләрен дезинфекциягә ябалар

Иртәгә, дезинфекциядән соң, Казанның 4 нче бала тудыру йорты ачылырга тиеш.ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1 июньдә республиканың Сарман һәм Кама Тамагы районнары бала тудыру бү...

Иртәгә, дезинфекциядән соң, Казанның 4 нче бала тудыру йорты ачылырга тиеш.
c4c25a0374a132b0d95e902777038875
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 1 июньдә республиканың Сарман һәм Кама Тамагы районнары бала тудыру бүлекләре планлаштырылган чистартуга ябылды. Сарманда дезинфекция ясау 14 июньгә кадәр, ә Кама Тамагында 13 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
10-23 июньдә Казанның 4 нче номерлы шәһәр хастаханәсенең акушерлык бүлеге ябыла. Түбән Камада перинаталь үзәкле балалар хастаханәсенең акушерлык стационарында 30 июньгә кадәр дезинфекция ясалачак, әмма көмәнле хатын-кызларны кабул итү чикләнми.
Шулай ук 16 сыннан 30 июньгә кадәр Актаныш районының бала тудыру бүлеге ябыла. 20 июньнән 3 июльгә кадәр Әтнә районы бала тудыру бүлегендә, ә 27 июньнән 10 июльгә кадәр Әгерҗе районы бала тудыру йортында дезинфекция ясаласы билгеле.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар