Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның авыл җирлекләрендә старосталар барлыкка килергә мөмкин

Татарстанның авыл торак пунктларында старосталар барлыкка килергә мөмкин. Фото: gossov.tatarstan.ruҖирле үзидарә турындагы законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан әлеге закон проектын бүген депутатла...

Татарстанның авыл торак пунктларында старосталар барлыкка килергә мөмкин.
0126 Фото: gossov.tatarstan.ru
Җирле үзидарә турындагы законга үзгәрешләр кертүне күздә тоткан әлеге закон проектын бүген депутатлар Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында карады.
“Федераль законнар белән авыл торак пунктларында старосталар институты кертелә. Закон проекты [республика законын] федераль законга яраклаштырып эшләүгә җибәрелде”, - дип аңлатты комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин.
Шулай ук ул : “Әлеге пунктның үтәлүе мәҗбүри түгел, ул авыл җирлекләренең уставында вариант буларак язылырга тиеш. Бу - яңа институт кебек”, - дип билгеләп үтте.
"Закон проекты старостага махсус таныклык бирүне күздә тота”, - дип өстәде Хәбибуллин.
Закон проекты муниципаль берәмлек органнарына авыл җирлекләрендә старосталар сайлап кую мөмкинлеген бирә. Старостаның статусы һәм эшчәнлеге мәсьәләләрен муниципалитет уставы яки аның вәкаләтле органының хокукый акты нормативлары билгели ала.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/13/171495/

Комментарийлар