Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанлылар синхрон сикерүдә беренче урынга лаек булды

Суга сикерү буенча Пензада уза торган Россия чемпионатында Татарстан спортчылары Александр Бондарь һәм Александр Белевцев 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүдә беренче урынга лаек булган.Алты тапкыр с...

Суга сикерү буенча Пензада уза торган Россия чемпионатында Татарстан спортчылары Александр Бондарь һәм Александр Белевцев 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүдә беренче урынга лаек булган.
046770ded49332b1386f2f65bba03f2c_L
Алты тапкыр сикерү нәтиҗәләре буенча, “Акватика” Республика балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр 414,3 очко җыеп, икенче урынны яулаган Мәскәү вәкилләреннән (Измайлов Р. һәм Назин С - 392,04) өстен чыккан. Өченче урынны, 382,68 балл җыеп, Егор Гальперин һәм Игорь Мялиннар (Мәскәү/Пенза) алган. Бу хакта ТР суга сикерү федерациясе пресс-атташесы хәбәр итә.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар