Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанлылар "Сәйдәшстанга сәяхәт" кылды

13 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында данлыклы композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәшстанга сәяхәт” сәнгать бәйрәме узды.  Шамил АБДЮШЕВ фотоларыБәйрәм концерт...






13 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында данлыклы композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәшстанга сәяхәт” сәнгать бәйрәме узды.



 
sai00001 Шамил АБДЮШЕВ фотолары


Бәйрәм концертында Эмиль Җәләлетдинов, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри, Камал театры артистлары Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин һәм башка яшь башкаручылар катнашты. Данлыклы композитор музыкасын тамашачыларга Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестры житкерде.
«Сәйдәшстанга сәяхәт»тә шулай ук Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин, яшь артистлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Илнур Закиров, Алмаз Гәрәев, Ләйсән Фәйзуллина һәм башкалар катнашты.
Бәйрәмнең сценарий авторы һәм режиссеры җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, сәнгать фәннәре кандидаты, вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Газиев та тамашачыларга матур җырларын бүләк итте.
sai00010


 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар