Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанлылар илдә кабул ителүче законнар турында “Парламент газетасы”ннан укып беләчәк

Татарстанда яңа проект: РФ Федераль Җыены рәсми басмасы “Парламент газетасы”ның төбәктәге “Парламент газетасы. Татарстан” газетасы дөнья күрде. Фото: Солтан ИсхаковИлдә кабул ителә торган мөһим законн...

Татарстанда яңа проект: РФ Федераль Җыены рәсми басмасы “Парламент газетасы”ның төбәктәге “Парламент газетасы. Татарстан” газетасы дөнья күрде.



0144 Фото: Солтан Исхаков


Илдә кабул ителә торган мөһим законнар белән шул газета аша танышып була. “Татар-информ” агентлыгында шул уңайдан матбугат конференциясе узды.


  • “Парламент газетасы”на 1998 елда нигез салына. Хәзерге вакытта атнасына бер җомга саен 60 меңнән артык данә тираж белән чыгып килә. Басманың кәгазь һәм электрон версияләренең гомуми аудиториясе 2018 елда 20 млн кешедән артык дип исәпләнә.


Татарстан законнар, аларны кабул итүчеләр турында газета чыгаручы Россиядә унберенче һәм Идел буе округында (Саратовтан соң) икенче төбәк булды. “Парламент газетасы” баш редакторы Александр Коренников әйтүенчә, газета журналистлары халыкның, төрле һөнәр ияләренең тормышына кагылышлы законнарның ничек кабул ителүен гади һәм аңлаешлы тел белән укучыга аңлату максатын күздә тота.
“Газета депутат, сенаторлар өчен генә түгел, ул, беренче чиратта, законнарның асылы турында кешегә оператив, дөрес мәгълүмат җиткерү өчен чыгарыла. Әгәр җәмгыятьтә кайсы да булса өлкәдә проблемалар булса, аның сәбәбе законның начар үтәлешендә булырга мөмкин. Без шул проблемаларны өйрәнмәкче булабыз”, - диде Александр Коренников.
Аның сүзләренчә, “Парламент газетасы” редакциясе басманың эчтәлегенә, материалларның ничек укылышына даими анализ ясый. “Татарстан тәҗрибәсе турында федераль укучы хәбәрдар булырга тиеш. Законнар турында язганда, инициаторы Татарстан булганнарын күрсәтеп барачакбыз. Укучы Татарстанның кайсы өлкәләрдә алдынгы булуын белергә тиеш”, - диде.
“Республика Татарстан” газетасы баш редакторы Александр Латышев фикеренчә, газетаның беренче номерын "төерле коймак" дип атап булмый. Анда шактый кызыклы, файдалы материаллар дөнья күргән. “Беренче санны чыгару эше җиңел генә булмады, ләкин без нәтиҗәсеннән канәгать. Хәзер чираттагы санын эшлибез. Киләчәккә планнар да билгелибез. Бу җитди эш”, – диде ул.

 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/11/178614/

Комментарийлар