Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанга бу атнада җылылык килә

Бу атнада Татарстанда антициклон йогынтысында урнашкан аномаль салкын һава торышы җылыну белән алышыначак, әмма ул озак булмаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан кү...

Бу атнада Татарстанда антициклон йогынтысында урнашкан аномаль салкын һава торышы җылыну белән алышыначак, әмма ул озак булмаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.hava15
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 16 һәм 17 декабрьдә, республика территориясендә һава шартлары атмосфера фронтлары йогынтысында үзгәрә башлаячак. «Алга таба атмосфера басымы төшүгә болыт катламы тыгызланачак, температура режимы сизелерлек арта», – дип искәртә синоптиклар.
Урыны белән бераз кар явачак. Төнлә -9дан -14 градуска кадәр, аязган вакытта 15-20 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез 4-10 градус салкын була.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга көнне, 18 декабрьдә, циклон һәм атмосфера фронтлары йогынтысында Татарстанда кар явачак. Төнлә һава температурасы -7дән -12 градуска кадәр, көндез -3тән -8 градуска кадәр фаразлана.
19 һәм 20 декабрьдә ял көннәрендә явым-төшем булу ихтималы аз, юлларда бозлавык сакланачак.
Шул ук вакытта температура фоны кабат түбәнәя. Төнлә һава температурасы -14..-19 градус, аязган вакытта 20-25 градус булачак. Көндез 11, 16 градус салкын көтелә.
 

Фото: татар-информ


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/14-12-2020/tatarstanga-bu-atnada-ylylyk-kil-5792607

Комментарийлар