Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстандагы инвалид балаларга өстәмә 1 млн сумга якын акча бүленгән

Татарстанга федераль бюджеттан инвалид балаларны дару препаратлары белән тәэмин итү өчен өстәмә 994 мең 324,7 сум бүлеп бирелгән.Аерым категория гражданнарын дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һә...

Татарстанга федераль бюджеттан инвалид балаларны дару препаратлары белән тәэмин итү өчен өстәмә 994 мең 324,7 сум бүлеп бирелгән.
3837f52079c4bf5ef67dfc9ba0b0f988f2416aaf
Аерым категория гражданнарын дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау үзлегенә ия махсус продуктлар белән тәэмин итүгә бюджет ассигнованиесен арттыру турындагы карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.
Документта 2016 елның II кварталында бу төр дәүләт социаль ярдәме алуга хокукы булган затларның федераль теркәвенә өстәмә 116 мең 485 кеше кертелгән, ул гражданнарның гомуми саны 3 млн 676 мең 747 кеше тәшкил итә дип ачыклык кертелә.
Шуның белән бәйле рәвештә, бюджет ассигнованиесе 618 млн сумга (32,714 млрд сумга кадәр) арттырылган.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар