Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «зебра»ларның яртысы дөрес куелмаган

Татарстанда «зебра»ларның яртысында кимчелекләр бар, дип яза e-kazan.ru сайты.Бәлки, шуңа күрә җәяүлеләрне бәрдерүләрнең һәр өченчесе нәкъ җәяүлеләр күчү урынында буладыр (2016 ел башыннан бирле 3468...

Татарстанда «зебра»ларның яртысында кимчелекләр бар, дип яза e-kazan.ru сайты.
Bordyr015
Бәлки, шуңа күрә җәяүлеләрне бәрдерүләрнең һәр өченчесе нәкъ җәяүлеләр күчү урынында буладыр (2016 ел башыннан бирле 3468 һәлакәт булган, 269 кеше үлгән, 4 меңнән артык кеше травма алган). Мондый борчулы статистика 15 сентябрьдә Татарстан хөкүмәт йорты утырышында хәбәр ителде.
Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин белдерүенчә, Татарстан президенты бүлеп чыгарган акча мәктәпләр янындагы билгеләр һәм ясалма тигезсезлекләрне төзекләндерергә генә җитә. Җәяүлеләр күчү урынын дәүләт стандарты буенча тулысынча төзекләндерү өчен 600 мең сум акча кирәк.
 

Комментарийлар